Яшь кино сөючеләр Казанга җыела

2015 елның 3 мае, якшәмбе

29-30 май көннәрендә Казанда II Халыкара балалар кинофестивале - “Совенок” бәйгесе узачак. Әлеге уңайдан башкалабызга 5 яшьтән 23 яшькә кадәрге кино сөючеләр җыелыр дип көтелә. Фестиваль кысаларында “уен фильмы”, “уен булмаган фильм”, “мәгълүмати сюжет”, “реклама”, “музыкаль клип”, “анимация”, “мобиль видео” номинацияләрендә иҗади эшләр конкурсы оештырылачак.


Кинофестивальнең максаты сәләтле балаларны эзләү, эшчәнлекләре кино һәм телевидение сәнгате белән бәйле яшь коллективларга һәм аерым авторларга ярдәм күрсәтү, аларга стимул бирүдән гыйбарәт. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мәгариф идарәсе ярдәме белән үткәрелә. Кинофестиваль “Эрудит” балалар-яшьләр лагере һәм “Агентсво приключений” туристлык компаниясенең турыдан-туры катнашында оештырыла.

Бәйгедә катнашу өчен игелек кылу, әйләнә-тирә мохитне саклау, этник колорит, милләтләр һәм буыннар диалогы, традиция һәм гореф-гадәтләр, социаль проблемалар, ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт темаларына балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан төшерелгән фильмнар һәм роликлар кабул ителә. Фильмда көчләү һәм расачыл дошманлыкка чакыру күренешләре чагылыш тапмаска тиеш. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә, төгәлрәк мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://fest-sovenok.ru/zayavka-na-uchastie.

Иң яхшы фильмнар кинофестивальнең конкурс программасы кысаларында күрсәтеләчәк, 10 номинациядә лауреат исеменә лаек булучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Тамашачы мәхәббәте призына интернет-тавыш бирү http://vk.com/festkzn сайтында 20-28 май көннәрендә уза.

Фестиваль һәм бәйгедә катнашучыларны кино һәм телевидение өлкәсендәге кызыклы кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр, Казанның истәлекле урыннарына экскурсияләр көтә. Төгәлрәк мәгълүмат – http://fest-sovenok.ru/ сайтында.

I Халыкара балалар кинофестивале - “Совенок” бәйгесе 2014 елда Казанда узды. Конкурска  Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Бердск, Ярославль, Чабаксар, Пенза, Минск, Сиэтл шәһәрләреннән барлыгы 62 гариза килде. Розум исемендәге Загорянская Балалар сәнгать мәктәбенең (Мәскәү) кино-видео сәнгате бүлеге укучысы Дмитрий Кужарин “Треугольный конверт” фильмы өчен I фестивальнең Гран-приена лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International