Ветеранны сөендерделәр

2015 елның 8 мае, җомга
Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны  Лабзова Антонина Степановнага 5 майда 90 яшь тулды.

Ул күп еллар  Биектауның 1 нче мәктәбендә укытучы булып эшләде. 1925 елда Пановка авылында ишле гаиләдә туган. Хәзер исә Биектауда, фронтовикның тол калган хатыны буларак, Федераль программа буенча алган яңа квартирада яши.

Ветеран социаль  хезмәткәр  Марина Мосеева һәм медицина хезмәткәре  Зөлфирә Зиннәтова  кайгыртуында. Юбилей көнендә Антонина Лабзова  янына  Биектау районы башлыгы урынбасары  Ләйсән Галәүтдинова, социаль яклау  бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов килде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, ветеранга нык сәламәтлек теләп, котлау номерлары белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International