Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Татарстан мөфтие ветераннарны котлады
2015 елның 1 мае, җомга
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтеп тантаналы мәҗлескә җыйды. Авыр сугыш елларында үзләренең батырлыклары, хезмәтләре белән җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне җыйган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Бәйрәм чарасына 40 ка якын ветеран һәм тыл хезмәткәрләре җыелган иде. Алар совет чорында ук дини эшчәнлек алып барган, республика районнарында имамлык иткән. Ветераннар әле дә мәхәллә эшләрендә актив катнаша, рухи кыйммәтләрне халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлыклар куялар.
– Бабайларыбыз, әбиләребез сөйләгәннәрдән ишетеп беләбез, алар сугыш кайгысын Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ялварып күтәргән. Динебез өйрәткәнчә сабыр булырга тырышканнар, бер-берләренә карата миһербанлы булганнар. Шулай ук Җиңү көнен Аллаһка рәхмәтләр әйтеп каршы алганнар. Сугыш һәм тыл ветераннары күтәргән авырлыкларны безгә алга таба күрергә туры килмәсен иде. Динебез бит үзара килешеп, аңлашып яшәргә чакыра. Ислам ул – тынычлык дине. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, озын гомер һәм җан тынычлыгы бирсен. Картлык көннәрегездә кадер-хөрмәт күрергә насыйп итсен. Балалар, оныклар бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын, - диде мөфти үзенең чыгышында.
Чарада шулай ук Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары, фондның Координацион үзәге җитәкчесе, Төньяк Кавказда Кеше хокукларын яклаучы милли иҗтимагый комиссия җитәкчесе урынбасары Эдуард Хачукаев, мөфти урынбасарлары һәм район мөхтәсибләре катнашты.
Очрашу барышында сугышта мәрхүм булганнар рухына дога кылынды һәм мөфтият исеменнән күчтәнәчләр өләшенде.
http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/44055-tatarstan-m%D3%A9ftie-veterannarnyi-kotladyi.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз