Солдатларыбызның Бөек Ватан сугышы фронтларындагы тиңсез батырлыгы белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Ләкин тыл хезмәтчәннәре дә шулай ук соклануга лаек. Аларның кырларда һәм фабрикалардагы, шахталарда һәм госпитальләрдәге хезмәте фронтка бик зур ярдәм күрсәткән. Шундый хезмәтчәннәрнең берсе – Коркачык станциясендә яшәүче Галия Рәхим кызы Мөхәммәтҗанова – шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Галиянең балачагы Кызыл Күл дигән бик матур исемле кечкенә генә авылда үтә. Зур тату гаиләдә алты кыз һәм бер малай үсә. Кече яшьтән үк алар йортта әти-әниләренә булыша башлый, авыл кешесенә кирәкле бөтен эшне булдыралар.
– Рәхим кызлары булган җирдә ир-атлар да кирәкми, ди торган булганнар колхозда, – дип сөйли Галия апаның кызы Дания. – Алар барысы да эшкә батыр, нык, намуслы булганнар.
Рәхим абыйның өлкән кызы Саимә – бригадир, икенчесе Зәйнәп тракторчы булып эшли. Унбер яшьлек Хөснеруй, иртән йоклап калмас өчен, киченнән үзенең күлмәк итәген апаларыныкына бәйләп калдыра торган була. Ул да, иртә таңнан кырга барып, өлкәннәр белән беррәттән көлтә бәйли. Үсмерләр, бала-чага, хатын-кызлар сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда колхоздагы барлык авыр хезмәтне башкара.
1941 нче елда, Бөек Ватан сугышы башланганда, Галиягә 16 яшь тула. Колхоз эшеннән тыш, 16-18 яшьлек кызларны окоп казырга, урман кисәргә дә йөртәләр әле. Болар Галияне дә читләтеп үтми. 1942 нче елны, колхозда чәчү эшләре тә-мамлангач, аны военкоматка чакыралар һәм хезмәт армиясенә җи-бәрәләр. Биектау районыннан дистәләгән япь-яшь кыз ерак Казахстанга эшкә китә.
Алар бетон заводында эшли, фронттагы саклану корылмалары өчен блоклар ясыйлар. Шушы авыр ирләр эшен 16 – 18 яшьлек кызлар башкара.
– Салкын цехлардан чыкмыйча, кирза ботинкалар һәм авыр бушлатлар киеп, заводта 12 – 15әр сәгать эшли идек, – дип сөйли әни, – ди кызы Дания. – Кич буржуйка миче янында җылытмыйча, ул кирза ботинкаларны сала да алмаганнар. Барысы да туганнарын өзелеп сагынган, өйләренә кайтырга хыялланган. Шулай дүрт елга якын вакыт узып киткән. Без кечкенә чакта, әнинең сугыш еллары турында сөйләгәнен тыңлаганда, аңлый да, күз алдына китерә дә алмый идек: катып киткән аяклардан ботинканы сала алмау ничек була соң ул? Ә хәзер, балалыктан да чыгып җитмәгән килеш, ничек барысына да чыдадылар икән, дип уйлыйм да, күзгә яшь тула.
Хезмәт фронтында да Галия, гадәтенчә, намус белән, җаваплылык бе-лән хезмәт куя. Аның күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм башка бүләкләре була. Җиңү көне, туган авылына кайту Галия Рәхим кызының тормышында иң шатлыклы вакыйгалар булып тора. Фронтовиклар кебек аның өчен дә Җиңү озак көттереп, җәфа чиктереп килгән шул.
Сугыштан соң ул насыйп ярын очрата һәм Минһаҗ Мөхәммәтҗановка кияүгә чыга. Егет сугышның беренче айларында ук фронтка киткән була, чолганыштан чыкканда яралана, көчле контузия ала, ярты елдан артык Саратов янындагы госпитальдә дәвалана. Ул арада аның авылына «похоронка» җибәрәләр, өендә Минһаҗны күрүдән өмет өзгән булалар инде. Ә ул 1945 нче елны кайта. Сугышта алган яралары аңа гомере буе тынгы бирми, башы гел авырта.
– Ул сугыш 1980 нче елда үзен әтинең исенә төшерде: яралары, контузиясе аркасында, әтигә инсульт булып, паралич сукты, – дип сөйли кызлары Дания. – 26 ел буе урын өстендә ятты, ә әни һәрвакыт аның янәшәсендә булды, тәрбияләде, ярдәм итте. Монысы – аның икенче батырлыгы инде.
Галия Рәхим кызы озак еллар Коркачык ашлык кабул итү пунктында эшли, үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкара.
Галия апа белән Минһаҗ абый дүрт бала үсте-рәләр. Хәзер инде дүрт оныклары да олы кеше булдылар, биш оныкчыклары бар. Алар – Галия Рәхим кызының зур шатлыгы һәм бәхете.
Тыл хезмәтчәне Галия Мөхәммәтҗанова күптән түгел «1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Ә аңа 90 яшь тулган көнне Мөхәммәт-җановларның кунакчыл йортына, ветеранны юбилее белән котлар өчен, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде. Ул Галия апага сугыш елларында һәм сугыштан соңгы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм үзенә дә, гаиләсенә дә иминлек теләде. Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Кадрия Хәйбуллина, җирлекнең ветераннар советы рәисе Надежда Денисова һәм башкалар тәбрик итте. Бу шатлыклы көндә аның янына кадерле һәм яраткан кешеләре – туганнары, балалары, оныклары җыелды. Галия апа аларның һәрберсенә сәламәтлек, бәхет теләп дога кыла, үзе: «Сугыш кына була күрмәсен!» – дип кабатлый.