Профсоюз активистлары белемнәрен күтәрә

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
“Нәтиҗәле сөйләшү нигезендә социаль партнерлык системасын камилләштерү” – райондагы белем бирү учреждениеләренең профсоюз активистлары республика комитеты аппараты белгечләре белән бергә уздырган семинарның темасы менә шулай дип аталды.

Мәктәп директорлары, аларның профсоюз оешмалары рәисләре алдында мәгариф һәм фән хезмәткәрләре  профсоюзының  Республика  оешмасы рәисе Юрий Прохоров, республика комитетының  баш белгечләре  Гөлсинә Гафарова, Евгения Александрова һәм башкалар чыгыш ясады. Педагоглар  хезмәтенә түләү,  социаль яклау һәм протоколларны теркәү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр уртага салып тикшерелде. Шулай ук мәктәп формасы, хезмәтне саклау, хезмәт шартларын яхшырту, эш урыннарын аттестацияләү мәсьәләләре дә кузгатылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International