Өмәләр гөрләп узды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Биектау җирле бүлегенә караган башлангыч оешмаларда  25 апрельдә территорияләрне чистарту буенча район күләмендәге өмә уздырылды.

Райондагы  барлык предприятиеләр һәм оешма, учреждениеләр коллективлары урамнарны һәм скверларны чистарттылар, һәйкәлләр һәм һәлак булган якташларга куелган обелиск тирәләрен тәртипкә  китерделәр,  аларны  1 Май эстафетасын һәм 9 Майда Җиңү Парадын  уздырырга  әзерләделәр.

Партиянең  Биектау җирле  бүлеге һәм  яшьгвардиячеләрнең  район штабы  Бөтенроссия өмәсе барышында территорияләрне төзекләндерү эшләрен башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International