ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Изге Рамазан ае да узып китте. Минем шул Ураза аенда матур итеп бәйрәм уздырган, ярдәмчел, игелекле гаилә турында язасым килә.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә 15 июньнән 8 июльгә кадәр "Чишмәкәй" мәктәп яны балалар лагере эшләде.
Районда игеннәрне урып-җыю башланды. Бу көннәрдә суктыруда 65 комбайнның 30ы эшли.
Бу мәкаләбезне 3 нче Биектау мәктәбе директоры Александр Васильевич Шеваловскийга багышлыйбыз. 25 июльдә аңа 50 яшь тулды. Нинди соң ул, безнең директорыбыз? Бу сорауны укучыларга бирдек.
Туганда ук язмышыңа язылган вазифаны тоеп-аңлап яшәмәсәң, гомерең әрәмгә үтәргә мөмкин. Кеше фәкать үзенә күкләрдән бирелгән хезмәтне башкарганда гына бәхетле, чөнки ул хезмәт эченә Аллаһының “иҗат” дигән бүләге салынган.
“Сандугач” балалар бакчасы үз эшчәнлегендә гаиләләр белән нык бәй-ләнештә тора. Моның ачык мисалы булып әти-әниләр белән берлектә үткәрелә торган чаралар – 1 июнь – Балаларны яклау көне, 8 июнь – Сабантуй бәйрәмнәре тора.
Кешеләрнең шактыена, бәхетле булу өчен, дуслары күп булу да җитә. Кайберәүләр – матди байлыкның күплеген, кайсылары җан тынычлыгын бәхет дип саный. Әмма кешеләрнең күп өлеше, тормышның бөтен ягы гармониядә булуны ышанычлы тәэмин итәрлек гаиләсе булганда, үзләрен бәхетле хис итә.
Биектау районы прокуратурасы “Биектау сельхозтехникасы” җаваплылыгы чикле ширкәтендә хезмәтне саклау турындагы законның ничек үтәлүен тикшерде.
Әле күптән түгел генә республикабыз авылларында һәм шәһәрләрендә  күңелле һәм дәртле бәйрәм – Сабан туйлары гөрләп узды. Әлеге мәдәни-спорт чарасын илебезнең башка төбәкләрендә дә үзләренең бәйрәмнәре кебек итеп билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. 25 июльдә күрше Марий Эл республикасының  башкаласы Йошкар-Олада да Сабан туе булды.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Алтын каләм" – "Золотое перо-2015" балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының ХХ Республика фестивалендә катнашучылар  белән очрашты. Ул аларга укуларында уңышлар, тормышта кирәкле һөнәр сайлауларын һәм киләчәктә туган районнарына эшкә кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International