ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Аның ачылыш тантанасында Россия  Президенты  Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы лидеры  Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.  Дөньякүләм әһәмияткә ия спорт вакыйгасын уздыру өчен Казан сайлап алыну очраклы гына түгел. Шәһәребезне, хаклы рәвештә, илнең спорт башкаласы дип атыйлар.
Соңгы елларда Биектау районы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Спорт корылмалары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, юллар салына. Торак йортларга аеруча зур игътибар бирелә. 2010 елдан бирле  районда 200 мең квадрат метрдан күбрәк  торак мәйдан сафка бастырылды.
Бердәм тавыш бирү көне – 13 нче сентябрьдә җөмһүриятебездә Татарстан Республикасы Президенты сайланачак һәм Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булачак. Шушы уңайдан авыл җирлекләрендә район җитәкчеләренең халык белән очрашулары оештырыла. Дүшәмбе көнне мондый очрашу Ямаширмә авыл җирлегендә узды.
Татарстан Республикасы Иминлек Советы алдындагы ведомстволар ара эш группасы карары буенча “Татарстан Республикасы Рәсми Порталы” мәгълүмати системасында махсус “Татарстан Республикасы халкының финанс белемен арттыру” тематик бүлеге булдырылачак.
Иннополис Университеты робототехника һәм ИТ өлкәсендә фундаменталь фәнни тикшеренүләргә яңа конкурслар һәм грантлар булдырды.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашты.
«IT-Чемпион-2015» бәйгесенең икенче этабыннан яңа үзгәрешләр турында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре виде-конференциядә сөйләде. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР муниципаль мәгариф оешмалары катнашты.
30 июль көнне 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.
Хезмәт кенәгәсендә нибары  бер генә язу булган кешеләр адым саен очрап тормый.  Дөбъязга  килгәнче  Фирадия Идрисова  туган авылы  Айбашта  колхоз  эшләренең төрле участокларында  хезмәт куя. Ә биредә ул, 1961 елдан башлап,  пенсиягә  киткәнче сыер савучы булып эшләде.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
«Арыш  серкә очырганда  туган  мин», – дип әйтергә ярата әбием Фәүзия Габдулла кызы Хәмидуллина. Ул  тормышының һәр мизгелен  сагынып  искә  ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International