Фирадия Идрисова: «Иң олы бәхет – зур гаилә булып, тату яшәү"

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Хезмәт кенәгәсендә нибары  бер генә язу булган кешеләр адым саен очрап тормый.  Дөбъязга  килгәнче  Фирадия Идрисова  туган авылы  Айбашта  колхоз  эшләренең төрле участокларында  хезмәт куя. Ә биредә ул, 1961 елдан башлап,  пенсиягә  киткәнче сыер савучы булып эшләде.

Сыер савучы һөнәре җиңел түгел.  Механикалаштыру бөтенләй булмаган, бар нәрсәне кулдан башкарырга  туры  килгән 60-70 нче  елларда ул аеруча авыр иде.  Әмма  кечкенәдән  үк эшләп үскән  яшь ханымны мондый кыенлыклар  бер дә куркытмый.

Ул 1940 нчы елның 15 июлендә Айбаш авылында туган. Фирадия гаиләдә бишенче,  төпчек  бала була. Зәкия апа белән Фәтхрахман абый балаларын яратып  тәр-биялиләр. Балалары да әти-әниләренә  ярдәм итәргә тырышалар. Алар өй  һәм  колхоз эшләрендә  булышалар. Әниләре белән  бергә печән  чабарга, бәрәңге  алырга йөриләр, урып-җыюда да катнашалар.  Бөтен  гаиләләре белән эшләп, әниләренең башкарган эш күләмен һәм хезмәт көннәре санын арттыралар.

– Әле дә хәтеремдә: әйбәт эшләгән өчен бары безгә генә  районнан ак батист яулыклар алып килеп бүләк иттеләр, – дип исенә  төшереп сөйләде ул үзенең балачагын.

Сугыш башлану белән үк Фәтхрахман абый фронтка китә,  күпмедер вакыттан соң олы абыйларын да  озаталар. Аталы-уллы аларга кадерле, якын кешеләрен кабаттан күрү насыйп булмаган, алар икесе дә яу кырында   һәлак булганнар.

– Безнең әни бик кыю, тәвәккәл хатын иде. Әле ул, үз  балаларыннан тыш,   иренең абыйсының улын да үз канаты астына алып тәрбияләде, – диде Фирадия ханым.

Ишле гаилә сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә  татый. Ачлык-ялангачлык, йончыктыргыч хезмәт – барысына  да тешне кысып булса да түзәргә, чыдарга  туры килә.

– Ходай Тәгалә безгә шундый авырлыкларга түзгән өчен  гомер һәм  сәламәт-лек биргәндер инде, – дип елмая Фирадия апа. – Аллага шөкер, бүгенге көндә  дүртебез исән. Олы апабыз Рушания  Чыршыда, Солтания – Айбашта, Нурания – Казанда яши. Иң кечкенәләре – миңа  да  75 яшь тула инде.  

Фирадия Дөбъязга 1961 елда килде. Алар Таршна авылындагы бер туйда очрашалар.  Әнвәр Идрисов аңа  бер күрүдә  гашыйк була. Ике атна да үтми, ул  кәләшне өенә  алып та кайта.   

Яшь килен сыер савучы булып эшли башлый. Терлекчеләр коллективында аны үз итеп каршы алалар. Сыер савучыларның төрле яшьтәгеләре булса да,  бик тату эшлиләр. Эшчән, тырыш  Фирадия тиз арада  хезмәтендә югары күрсәткечләргә дә ирешә башлый. Ел үткән саен аның да тәҗрибәсе арта, Фирадия Идрисова  алдынгылар исемлегендә һаман ешрак күренә,  аңа социалистик ярышта җиңүче, коммунистик хезмәт ударнигы дигән мактаулы исемнәр  дә бирелә. Озак еллар  намус белән эшләгәне өчен  ул “В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан. Хезмәттәге  батырлыгы өчен”  медале, “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән.

Фирадия белән  Әнвәр Идрисовлар тормыш сукмакларыннан  утыз дүрт ел  кулга-кул тотынышып атладылар.  Кызлары Зөлфия белән уллары Зөфәргә гомер бүләк иттеләр.

Фирадия апа 38 ел каенана белән яшәде. Ул Бибисара апа   белән дә, иренең сеңлесе Данилә белән дә  уртак тел тапты, алар бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Данилә белән әле дә  аралашып яшиләр. 1999 елны Фирадия апа Бибисара апаны  олылап,  бө-тен йоласын  үтәп, соңгы юлга озатты. Әнисеннән дүрт ел алдан Әнвәр дә гүр иясе булган иде.

– Минем иң бәхетле чагым – бөтенесе дә исән вакыт. Барыбыз да   сау-сәламәт, эшлибез, балалар каенана күзәтүендә үстеләр. Әллә  ни  бай булмасак та,  бернәрсәгә дә кытлык кичермәдек, без бәхетле идек, – дип сөйләде Фирадия апа.

Бик  эшчән кеше ул. Балалары ярдәмендә хуҗалыгын, йорт-җирен үрнәк тәртиптә  тота.  Мунча  җиткезделәр, өйләрен әйбәтләп тышладылар, тәрәзәләрен  заманча пластиктан эшләнгәннәренә алыштырдылар, каралты-кура да һәрчак төзек, бөтен. Аның җитезлегенә, кыюлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Быел  Фирадия Идрисованы  районның 80 еллыгы хөрмәтенә оештырылган тантанага һәм район Сабантуена чакырганнар иде. Аның мондый  хөрмәткә бик тә күңеле булган. Хезмәт ветераннарына карата  шундый  игътибарлы булганнары, олы  хөрмәт күрсәт-кәннәре  өчен район һәм авыл җитәкчеләренә  рәхмәтен белдерә.

Фирадия Фәтхрахман кызының бүген олы юбилее. Шушы тыйнак, сөйкемле, эшчән  ханымны  тормышындагы зур вакыйга белән котлап, аңа  сәламәтлек, иминлек, балалары һәм якын кешеләре янында озак еллар бәхетле яшәвен телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International