Роман Шәйхетдинов “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә электрон хезмәтләр перспективалары турында сөйләячәк

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

30 июль көнне 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов популяр электрон хезмәтләре, дәүләт хезмәтләренең виртуаль картасы һәм комиссияне нульгә тиңләү буенча эшләр турында сөйлиячәк.

ММЧ вәкилләре чакырыла.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International