Бу мәкаләбезне 3 нче Биектау мәктәбе директоры Александр Васильевич Шеваловскийга багышлыйбыз. 25 июльдә аңа 50 яшь тулды. Нинди соң ул, безнең директорыбыз? Бу сорауны укучыларга бирдек.
– Шат күңелле, юмор хисенә ия, шаяртырга ярата.
– Таләпчән, әмма безне ярата.
– Мавыгучан, кызыклы кеше, безнең белән бергә самолет модельләре җыя һәм аларны сыный.
Директорны балалар да, аларның әти-әниләре дә, укытучылар да хөрмәт итә. Александр Васильевич Шеваловский 19 елдан бирле Биектау районының иң зур мәктәпләренең берсенә җитәкчелек итә. 1996 елда аңа, Казан мәктәпләренең берсендә информатика укытучысы булып эшләүче, яшь, көче-куәте ташып торган, киләчәге өметле белгечкә, әле төзелеп тә бетмәгән яңа мәктәпкә директор булырга тәкъдим иткәндә, бу, мөгаен, язмыш кушуы буенча эшләнгәндер.
Әйе, мәктәп бинасын төзү генә түгел, педагоглар һәм укучылар коллективларын оештыру да җиңел булмагандыр. Әнисе укытучы булып эшләсә дә, Александр Васильевич кечкенәдән үк укытучы түгел, очучы булырга хыялланган. Хыялый үсмерне күк йөзе, йолдызлар күбрәк җәлеп иткән! Шунлыктан ул Казандагы авиация институтына укырга кергән. Әмма тиздән армиягә китәр вакыт җиткән. Ә инде хезмәт итеп кайтканнан соң, педагогия институтының физика-математика факультетына күчкән. Менә шулай ул информатика укытучысы булган.
Биектау авылында зур, матур, якты, заманча мәктәп төзеп куйдылар. 19 ел буена ул уңышлы эшләп килә. Шул елны сайланган “Укучыларга белем бирүдә һәм тәрбия-ләүдә һәр балага аерым якын килү нигезендә иҗади шәхес тәрбияләү” дигән юнәлеш үзен аклады. Эшчәнлек “Мәгарифне модернизацияләү шартларында көндәшлеккә сәләтле иҗади шәхес тәрбияләү буенча педагоглык хәбәрдарлыгын үстерү”дәге яңа таләпләр нигезендә дәвам итә.
Эшкә керешүенең беренче көннәрендә үк директор коллектив алдына белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләрен булдыра алганча уңышлырак тормышка ашыру бурычын куйды. Директорның хез-мәт күрсәткечләре аның нинди коллективта эшләвенә дә бәйле. Александр Васильевичның үз сүзлә-ре белән әйткәндә, безнең мәктәптә иң булдыклы, иң иҗади, иң яхшы укытучылар эшли. Директорның үз дигәнендә нык торуы, максатчанлыгы, коллективның эшкә сәләтле, көчле булуы бәрабәренә мәктәп алдынгы үрләрне яулады. Өченче мәктәп белем биргәндә инновацион технологияләрне файдалануда әйдәп бара. 2010, 2011, 2012 нче елларда “Ел мәктәбе” дигән муниципаль конкурста призлы урыннарны яулады. 2013, 2014 нче уку елында НТТ, роботлар техникасы буенча республика грантларын оттык һәм 2,5 миллион сумга фәнни-техник иҗат мәй-данчыклары, робот техникасы лабораториясе тө-зелде. Профиль нигезендә физика-математика фәннәре нигезләренә төшендерүне оештыру буенча Биектауның 3 нче мәктәбе өч ел дәвамында районда терәк мәктәп булып тора. Казанның энергетика университеты бе-лән хезмәттәшлек итә. Безнең мәктәпне тәмамлаган биш укучы “Авылның талантлы 100 баласы” республика проектында җиңеп чыкты. Соңгы 6 елда мәктәп командасы Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында беренче урында тора. Ә республика этабында 2013 елда – 3, 2014 елда 4 призер булды. Безнең белем йорты – “Өстенлек мәктәбе”. Укытуда инновацион Сингапур системасын үзләш-терүдә район укытучыларына методик ярдәм күрсәтә. 3 нче мәктәптә эшчәнлектә нигез итеп “Ми эшчәнлеген яхшырта торган укыту (ВВL)” юнәлеше алынды. Бездә ел саен республика һәм район күләмендәге семинарлар уздырыла. Аларда коллектив, инновацион технологияләрдән файдаланып, мастер-класслар күрсәтә.
Директор вазифасы җи-ңелләрдән түгел: катлаулылыклар очрап тора, төрле каршылыкларны җиңәргә туры килә. Әмма директорыбыз сынатмый. Зур ихтыяр көченә ия, максатчан, тәвәккәл кеше буларак, дулкынлану-борчылулар аша тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклек туплап, сабыр гына алга бара. Александр Васильевич эшен, педагогларны, укучылар һәм аларның әти-әниләрен ярата. Балалары белем ала торган мәктәпне тагын да яхшыртырга, матурларга теләүче ата-аналар да бар. Алар безнең фикердәш-ләргә әвереләләр, катлаулы эшчәнлегендә директорга ярдәм итәләр. Шулай кулга-кул тотынышып эшләү җитәкче хезмәтендә гаять мөһим. Мәктәп тормышының барлык нечкәлекләрен белүе, кешеләргә карата сизгерлеге һәм аларны хөрмәт итүе, укытучылар хезмәтен бәяләүдәге таләпчәнлеге һәм принципиальлеге аңа укучылар, укытучылар коллективы һәм ата-аналар эшчәнлегенә дөрес юнәлеш бирергә ярдәм итә. Идарә мәсьә-ләләрендә ул мәктәп алдына куелган бурычларны булган мөмкинлекләрне исәпкә алып хәл итәргә тырыша, киләчәкне фаразлый, ирешәчәк күрсәт-кечләрне алдан күрә белә.
Александр Васильевич мәктәп эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә гомуми җитәкчелекне төп-төгәл һәм эзлекле алып бара, белем бирү учреждениесен үстерүнең максатын һәм бурычларын төптән уйлап билгели, заман мәктәбен идарә итүнең барлык нечкәлекләрен белә. Матди базаны ныгытуга күп көчен һәм энергиясен сарыф итә. Төрле оешмалар һәм җирле үзидарә Советы белән бердәм эшчәнлекне тирәнтен уйлап, акыл белән оештыруы нәтиҗәсендә мәктәпнең матди-техник базасын шактый ныгыту мөмкин булды.
3 нче мәктәп директоры үзе җитәкчелек итә торган коллективтагыларның һөнәри мөмкинлекләрен яхшы белә, эшне оештырганда алардан оста файдалана, үсеш мөмкинлекләре тудыра, укытучыларның иҗади омтылышларын хуплый. 5 укытучы мәгарифтә өстенлекле милли проектта җиңеп чыкты, 8 кеше “Безнең иң яхшы укытучыбыз” грантын яулады, мәктәп укытучыларының Алабугада узган халыкара фестивалендә 4 кеше лауреат булды, һөнәри осталык буенча республика конкурсында – 16, район конкурсында 12 укытучы лау-реат исеменә иреште. Әйбәт укучылар, мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаучылар ел саен арта бара. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар. 2011 – 2014 елларда барлык фәннәр буенча БДИның уртача баллы район һәм республика буенча уртача күрсәт-кечләрдән югарырак.
Мәктәп директоры җирле үзидарә органнары, җә-мәгатьчелек белән нәти-җәле хезмәттәшлек итә. Авыл, район тормышында да актив катнаша: берничә ел җирле үзидарә Советы депутаты, сайлау комиссия-се рәисе булды. Ул педагоглар арасында уздырыла торган волейбол, чаңгы ярышларында катнаша. Теләсә кайсы концертта җыр белән чыгыш ясап та шаккатыра ала. Александр Васильевичның гаилә тормышы да хаклы рәвештә горурланырлык. Ул нык һәм ышанычлы гаиләсендә үзен бик бәхетле хис итә: янында сөекле хатыны Лилия Җәмил кызы, үсеп җиткән, мөстәкыйль яшәүче уллары Дмитрий белән Артем, сокланып туймаслык кечкенә кызлары Азалия. Янәшәсендә – бер-берсен күз карашыннан ук аңлый, зарурлык килеп чыкса, шундук ярдәм кузы сузачак якын, кадерле кешеләре.
Директор буларак, А.В. Шеваловский башкалардан тирән белемгә ия булуы, киң күңеллелеге, итагатьлелеге, һәр нәрсәгә җаваплылык хисе белән каравы, хезмәтен яратып башкаруы, һөнәри осталыгы белән аерылып тора. Шушы сыйфатлары белән ул педагоглар, белем бирү учреждениеләре, ата-аналар, укучылар һәм халык арасында зур абруй казанды.
Алтын юбилее уңаеннан, мәктәп коллективы, укучылар һәм аларның әти-әниләре чын күңелдән аңа сәламәтлек, рухи күтәренкелек, яңадан-яңа уңышлар һәм җиңүләр телиләр.
Биектауның 3 нче мәктәбе укытучылары коллективы.