Биектаулылар Марий Эл башкаласына өч автобус тулып килделәр. Район артист-лары күршеләр өчен кызыклы концерт программасы әзерләгән иде.
– Егермедән артык җырчы һәм биючеләребез Йошкар-Олага иң яхшы чыгышлары белән бардылар, – дип сөйләде районның мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗанов. – Районыбызның иң оста 15 гармунчысын үз сафларына берләштергән “Дуслык” гармунчылар ансамбле программабызның милли үзенчәлеге – йөзек кашы булды. “Сәйдәш” бию коллективы чыгышы күршеләребезгә безнең республика бүләге итеп кабул ителде.
Биектау районы республикада сәхнә йолдызлары белән генә түгел, ә бәлки спорт казанышлары белән дә дан тота. Милли көрәш турнирларында безнең көрәшчеләр республикада һәрвакытта да призлы урыннарны яулыйлар. Шуңа күрә дә күрше республикага көч сынашырга безнең районнан көрәшче спортчылардан зур төркем – зона һәм республика турнирларында күп тапкырлар алдынгы урыннарны алган 10 кешенең баруы бер дә очраклы түгел. Ни дисәң дә, башкаларны карау да артык булмас, үзеңне күрсәтү дә комачауламас.
– Безнең район Йошкар-Оладагы Сабан туена дүртенче тапкыр килде, – диде бәйрәм ачылышында чыгыш ясаганда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – Мариларда Сабан туе елдан-ел күләмлерәк, матуррак була бара. Мин үзенең гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын саклый белгән халкым белән горурланам. Татар халкына һәм Марий Элда яшәүче башка халык вәкилләренә иминлекләр һәм чәчәк атып яшәүләрен телим.
Күршеләргә кунакка күчтә-нәчсез йөрмиләр. Район башлыгы татар мәдәниятенең республика үзәгенә телевизор һәм бензин белән эшли торган пычкы бүләк итте, шулай ук изге теләкләр язылган адреслы папка тапшырды.
Кабул итүче як та бурычлы булып калмады. Кунаклар өчен алар бик матур түбәтәйләр әзерләп куйганнар. Ә артистларның иҗади коллективына, Биектауга килгәч, бергәләп чәй эчәрбез дип, чәй сервизы бүләк иттеләр.
Йошкар-Оладагы бәйрәмгә тамашачылар республиканың төрле почмакларыннан килгәннәр. Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Леонид Маркелов та бәйрәм кунагы булды.
– Сабан туе – минем дә бәйрәмем, – диде Леонид Игоревич. – Аның быел шундый матур урында, кояшлы, әйбәт көндә узуы да – күңелле күренеш. Барыгызга да күтәренке күңел, спортчыларга ярышларда уңышлар телим.
Республика башлыгы иң яшь көрәшче чемпионны велосипед бүләк итеп сөендерде.
Көн буена стадион өстендә матур, милли көйләр яңгырап торды, көрәш келәмендә бер-бер артлы бил алышулар дәвам итте. Ринат Са-бирҗанов, Люзия Гайнуллина, Ризәлә Уткузова, Лилия Борһанова, Динар Зарипов һәм, әлбәттә, “Дуслык” гармунчылар ансамбле чыгышлары белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Биектау артистлары, шушы атнада Казанда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак республика Сабан туенда катнашу өчен, тагын да зуррак концерт программасы әзерлиләр.
Разия АБЗАЛОВА