Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә 15 июньнән 8 июльгә кадәр "Чишмәкәй" мәктәп яны балалар лагере эшләде.

2015 елның 28 июле, сишәмбе
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә 15 июньнән 8 июльгә кадәр "Чишмәкәй" мәктәп яны балалар лагере эшләде. Биредә тәҗрибәле әйдаманнар кулы астында 25 бала җәйге ялларын файдалы итеп үткәрделәр. Сменаның программасы бик мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Балалар төрле спорт уеннарында, иҗади конкурсларда катнаштылар. Балалар Сабантуе гөрләп үтте. Шулай ук табигать кочагына, урманга, Ашыт буена, изгеләр чишмәсенә оештырылган экскурсияләр дә балалар күңеленә хуш килде. Кызлар хәтта җир җиләге җыю бәйгесендә дә катнаштылар. "Биектау" боз сараена барып, эссе җәйге көндә ике сәгать буе тимераякта шуу балаларга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Сменаның соңгы көнендә бөтен лагерь коллективы өчен мәркәзебез Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Балалар башкаланың тарихи урыннарында булдылар, соңыннан FUN24 клубы аттракционнарында рәхәтләнеп күңел ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International