Хезмәтне саклау законнарын бозган өчен – җавапка

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Биектау районы прокуратурасы “Биектау сельхозтехникасы” җаваплылыгы чикле ширкәтендә хезмәтне саклау турындагы законның ничек үтәлүен тикшерде.

Тикшерү барышында 2015 елның 13 июлендә оешма территориясендә балигъ булмаган хезмәткәр белән  бәхетсезлек  килеп чыгуы – дәүләт теркәү номерлары булмаган “Львовец”  төягече бәрдереп, аның аягын имгәтүе ачыкланды. Шушы җәрәхәтләнү аркасында зыян күрүче эшкә  сәләтен югалта.

Әмма “Биектау сельхозтехникасы” җаваплылыгы чикле ширкәте директоры яки аның вәкиле алда әйтелгән бәхетсезлек очрагы турында Россия Федерациясенең  Хезмәт кодексында  күрсәтелгән  орган һәм оешмаларга хәбәр итмәгәннәр. Бәхетсезлек очрагын үз вакытында һәм тиешенчә тикшерүне оештыру һәм тәэмин итү, тикшерү материалларын Россия Федерация-сенең Хезмәт кодексы нигезендә теркәү чаралары күрелмәгән.

Моннан тыш, эш бирүче (аның вәкиле), Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 69, 266 статьялары таләпләрен үтәмичә, балигъ булмаган  хезмәткәрнең эшкә урнашканда мәҗбүри медицина тикшерүе узуын тәэмин итмәгән.

Шушы  фактлар буенча  прокуратура алда күрсәтелгән оешма директоры Галиуллин Фердинанд һәм аның урынбасары Миннебаев Айдарга карата  5.27.1 ст. 1 өлеше (хезмәтне саклау буенча  федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында күрсәтелгән норматив таләпләрне бозу) һәм 5.27.1 ст. 3 өлеше (хезмәткәрне эшкә урнашканда мәҗбүри медицина тикшерүе узмыйча эшләтә башлау) буенча административ эшләр кузгатты.

Тикшерү материаллары теркәлгән карарлар, карап тикшерү өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

 


Минакдас ШӘРӘПОВ, Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International