Алтын каләм

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Алтын каләм" – "Золотое перо-2015" балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының ХХ Республика фестивалендә катнашучылар  белән очрашты. Ул аларга укуларында уңышлар, тормышта кирәкле һөнәр сайлауларын һәм киләчәктә туган районнарына эшкә кайтуларын теләде.

Конкурсның өч номинациясендә җиңү яулаучылар – Усад урта мәктәбеннән Ләйсән Кадыйровага, Шәпше мәктәбеннән Эльмира Мадышева һәм Алина Әсәновага район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук аларның кураторлары Алина Фомина һәм Марина Касыймова, фестивальнең  район этабында  актив катнашучылар да бүләкләнде.

Хакимияттә очрашу тәмамлангач, яшь журналистлар "Биектау хәбәрләре" – "Высокогорские вести" газетасы редакциясендә, "Биектау ТВ" телевидениесе һәм "Биектау" радиосында да булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International