ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

Олы Битаман мәдәнят йорты каршында эшләүче театр түгәрәге үзешчәннәре Кече Битаман клубында  8 март бәйрәме уңаеннан  Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасыннан өзек куйдылар.

Кече Битаман клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды.

Коркачык авылы мәдәният йортында “Ягез әле, егетләр! Ял иттерик хатын-кызларны”дип исемләнгән бәйрәм -тамаша булып узды.5 әр кешедән торган 3 команда көч сынашты. Егетләребез уз көчләрен төрле өлкәдә сынап карадылар.Һәм иң мөһиме берсендә дә сынатмадылар. Узләренең аш-су остасы икәнендә, җитез һәм тапкыр булуларында исбат иттеләр. Жюри нәтиҗәләрен исәпкә алып , бәйгедә дуслык җиңде. “Дуслык белән –көчле без!” девизы астында “Кунакларга йөрешик” җыры бәйрәмнең югары ноктасы булды. 


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе
6 март көнне Гәр авылында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды. Хатын-кызларны Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, Гәр авылында урнашкан 6,7 округ депутатлары Фәния Каюмова һәм Римма Погодина котладылар. Кичә балалар чыгышы белән башланып китте. Алардан соң эстафетаны өлкәннәр алды: алар башкаруында рус, итальян телләрендә җырлар, әниләргә, хатын-кызларга багышланган шигырьләр яңгырады, шаян биюләр күрсәтелде.
        Гәрлеләр, үзләренә шундый матур бәйрәм бүләк иткән өчен, әниле-уллы Раиса һәм Добрыня Харлановларга, Лидия Зайцевага, Ирина Николаевага, Розалия Гиниятовага һәм мәктәп балаларына зур рәхмәт белдерәләр, алдагы көндә дә алардан матур чыгышлар көтеп калалар.
Әлеге чараны оештыруга Алан-Бәксәр авыл җирлегенең барлык депутатлары да үзләреннән өлеш керттеләр. Сәхнәдә кич буе Элнар Сабирҗанов, Регина Тимербулатова, Илнур Кәбиров башкаруында татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар яңгырап торды. "Мирас" дуэты башкаруында татар, казак һәм тау халыклары биюләрен дә тамашачы бик яратып кабул итте.
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары Алан-Бәксәр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын һәрчак тәртиптә тоталар. Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән "Хәтер вахтасы - 2016"  кысаларында, һәйкәл территориясен кардан чистартып, батыр авылдашларыбыз хөрмәтенә үзләре ясаган венок һәм гирляндалар куйдылар.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шуңа да тамашачы бәйрәмнәрдә күңелле ял итү өчен безнең Ямаширмә мәдәният йортында   авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт, кичәләргә бик теләп йөри.7 март көнендә дә тамаша залы тулы иде. Бары ир-егетләребездән генә торган "Егетләр солянкасы" концерты авыл хатын-кызлары өчен бик матур бүләк булды.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе республика халкына вакытында флюорография узарга киңәш итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 11 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International