Егетләр чын мәгънәсендә авыл хатын-кызларын ял иттерделәр. Концертта ир балалардан алып, урта яшьтәге әтиләр катнашты. Программаны бик эчтәлекле итеп Рәмис Шакиров белән Салават Гараевлар төзеделәр һәм үзләре ук алып бардылыр.Өч сәгатькә якын барган концертта тамашачы бер дә ялыкмады, киресенчә үзенә рухи көч алды. Без, тамашачылар, авылыбызда шундый егетләр булу белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.