Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 11 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Көндез исә юеш кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булса, көндез 4 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 3-6, аязганда 9 градус салкын булуы фаразланыла. Көндез – 1-3 градус җылы. Явым-төшем көтелми.
12 мартка каршы төндә бераз кар ява. Һава температурасы 4-9 градус салкын булачак.