Роспотребнадзор Татарстан халкын флюорография үтәргә чакыра

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе республика халкына вакытында флюорография узарга киңәш итә.

 

Моннан тыш идарә тармагы флюорография тикшеренүенә кагылышлы сораштыруда да актив катнашырга чакыра. Идарәдә хәбәр итүләренчә, флюорография туберкулез һәм сулыш юлларындагы яман шеш, саркоидоз кебек авыруларны башлангыч стадиясендә үк ачыкларга ярдәм итәчәк.

 

Ә сәламәтлек өчен әлеге процедура куркыныч тудырмый. Бары тик авырлы хатын-кызларга һәм кече яшьтәге балаларга гына тыелып калырга кирәк. Россиядә 15 яше тулган һәр кеше ике елга бер тапкыр флюорография тикшеренүе узарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International