Гәр авылында Халыкара хатын-кызлар көне.

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе
       6 март көнне Гәр авылында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды. Хатын-кызларны Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, Гәр авылында урнашкан 6,7 округ депутатлары Фәния Каюмова һәм Римма Погодина котладылар. Кичә балалар чыгышы белән башланып китте. Алардан соң эстафетаны өлкәннәр алды: алар башкаруында рус, итальян телләрендә җырлар, әниләргә, хатын-кызларга багышланган шигырьләр яңгырады, шаян биюләр күрсәтелде.
        Гәрлеләр, үзләренә шундый матур бәйрәм бүләк иткән өчен, әниле-уллы Раиса һәм Добрыня Харлановларга, Лидия Зайцевага, Ирина Николаевага, Розалия Гиниятовага һәм мәктәп балаларына зур рәхмәт белдерәләр, алдагы көндә дә алардан матур чыгышлар көтеп калалар.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International