ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар.

Хатын-кызлар - уңышлы карьера ясарга сәләтле затлар. Соңгы елларда Россиядә гүзәл затларны ир-атлардан түбәнрәк баскычка куючылар саны шактый кимегән икән...

  Икенче кечкенәләр төркемендә   "Cерле чәчәк" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен шигъри юллар, җыр, бию аша якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр

Беренче кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәменә багышланган күңел ачу чарасында сабыйлар бәйрәмдә әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр.   Бәйрәмгә кунак булып Маша, Аю һәм Кояш килде. 

Ямаширмә урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары "Әнием-кадерлем" дигән исем астында күңелле бәйге-кичә уздырдылар.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе
4 һәм 5 март көннәрендә Алат мәктәбендә Супер-укучы 2016 дигән бәйге оештырылды. Бәйгедә 1 урынны Тухватуллина Айзиля, башлангыч класс укучылары арасында Полевова Ксения алды.Барлык конкурсантлар грамота белән бүләкләнделәр.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

2016 елның март ае - пассив февральнең капма-каршысы булачак! Март күңелле, матур вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Гомумән, бу ай уңышлы үзгәрешләр, бәхетле мизгелләр белән истә калачак.

Татарстан башкаласында чираттагы хезмәт ярминкәсе уздыралар.

Өлкәннәрнең экологиягә салган зыяннарын республикабызда укучылар кулы белән төзәтергә тырышалар. “Мәктәп экопатруле” проекты ярдәмендә менә инде икенче ел рәттән Татарстан мәктәпләрендә белем алучы малай-кызларны чисталык өчен көрәшкә тарталар. Тиешсез җирдә барлыкка килгән чүплекләр турындагы хәбәрләр экологлар эшен җиңеләйтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International