Казанда иртәгә ярминкә оештырыла

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан башкаласында чираттагы хезмәт ярминкәсе уздыралар.

 

Иртәгә, 10 мартта, Копылов урамы, 2 нче йорт адресы буенча хезмәт ярминкәсе үткәрелә. Эш эзләүчеләр өчен ярминкә ишекләре иртәнге сәгать 10да ачылачак.

Катнашучыларны предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белгечләре каршы алачак. Аларга ачык вакансияләр турындагы мәгълүматлар җиткереләчәк, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча консультация дә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International