Өлкәннәр - чүпли, балалар артларыннан “чистарта”

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Өлкәннәрнең экологиягә салган зыяннарын республикабызда укучылар кулы белән төзәтергә тырышалар. “Мәктәп экопатруле” проекты ярдәмендә менә инде икенче ел рәттән Татарстан мәктәпләрендә белем алучы малай-кызларны чисталык өчен көрәшкә тарталар. Тиешсез җирдә барлыкка килгән чүплекләр турындагы хәбәрләр экологлар эшен җиңеләйтә.


Һәркемгә мәгълүм, табигатьне сакларга кечкенәдән өйрәтсәләр генә. “Ана сөте белән кермәгән – тана сөте белән керми” дип юкка гына әйтми халык. Өлкәннәрне тәрбияләү күпчелектә тиешле нәтиҗә бирми. Олылар белән эшләү авыр, күп очракта нәтиҗәсез, штрафлар системасы да ярдәм итми, ди табигать саклаучылар үзләре дә.

Чыннан да, җәзалап кына начар гадәтләрне юк итеп булмый. Иң дөрес юл – тәрбияви эшчәнлек. Татарстанда моны бик яхшы аңлыйлар. Шуңа да иң кечкенәдән балаларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашта булырга, табигатькә зыян салмаска өйрәтәләр. Мәктәпләрдә даими уздырылып килгән экологик акцияләр, “Чисталык дәресләре” экологик белем һәм тәрбия бирергә ярдәм итә.

Узган уку елында башлангыч алган “Мәктәп экопатруле” проекты исә балаларның күңеленә аеруча хуш килде. Укучылар республикабызда чисталык урнаштыруда үзләре үк катнаша бит. Алты ай эчендә конкурска 1000нән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Иң актив укучылар Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, Минзәләдә яши, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.

Бәйгедә кесә телефоны булган һәр укучы катнаша ала. Укудан буш вакытта ул тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне фотога төшереп, колл-үзәк фильтры аша Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юллый. Барлык катнашучылар турында мәгълүмат – укучының исем-фамилиясе, мәктәбе, сыйныфы тупланып бара. Укучы хәбәрне экологларга җиткергәннән соң, эшкә җаваплы кешеләр керешә. Чүплек юк ителгәннән соң укучыга бу турыда хәбәр җиткерелә, фото-дәлил дә җибәрелә.

“Мәктәп экопатруле” бәйгесендә 1 сыйныфтан алып 11 сыйныф укучыларына кадәр катнаша ала. Махсус мобиль кушымта аша малай-кызлар edu.tatar.ru порталындагы шәхси кабинетлар логины ярдәмендә теркәлү уза. Һәм шуннан соң инде үз хәбәрләрен юллый ала. Иң күп чүплекне ачыклаган актив укучылар уку елы азагында кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.

Узган атнада Казанның 7нче санлы гимназиясендә үзенчәлекле дәрес уздырылган. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев шәхсән үзе 2”Б” класс укучылары өчен уен формасында экологик тәрбия дәресе үткәргән. Нигә нәкъ шушы сыйныфта дисезме? Нәкъ бу класста иң күп балл җыйган Ксения Малафеева укый икән. 1 сентябрьдән алып укучы кыз тиешсез җирдәге чүп өемнәрен фотога төшереп 10 хәбәр юллаган. Министр аңа актив тормыш позициясе өчен рәхмәтен белдергән.

- Чисталыкка омтылыш һәр кешенең йөрәгендә булырга тиеш. Мин ышанам, чүплекләр фотоларын безгә юллаган балалар, үзләре табигатькә каршы җинаятьне беркайчан да кылмаячак, - ди Фәрит Абдулганиев.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International