Татарстанда дүрт боз кичүе дә ябылды

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар.

 

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә 18:00 сәгатьтән Идел буенча Аракчино – Югары Ослан, ә 22:00 сәгатьтән калган өч кичү дә ябылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге кичүләр Идел аша Яшел Үзән районындагы Яшел Үзән – Түбән Карамалы, Чулман аша Мамадыш районындагы Соколка – Закамский һәм шулай ук Чулман аша Алабуга районындагы Покровский — Красный ключ маршруты буенча хезмәт күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International