ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

“Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы” – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шундый исемдәге республикакүләм әдәби-музыкаль бәйгенең зональ туры Чаллы Үзәк китапханәсендә дә узды.

Казанда яшәүчеләр өчен "кайнар линия" телефон номеры ачылды.

2000 елда Казан тире-венерология диспансеры баш табибы Ринат Әхмәдиев һәм аның гаиләсе явызларча үтерелгән иде. Шикле адәмнәрне Татарстан Югары судында хөкем итәләр.

Татарстанның Әтиләр советын республика Хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкләде. Республикада әтиләр хәрәкәтен үстерәчәкләр – һәр районда Әтиләр советы төзү бурычы куелды.

Россиядә быелның февралендә кулланылышта булган 370 мең җиңел автомобиль сатылган. Бу – 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10,9 %ка күбрәк.

Татарстанда икътисади җинаятьләр саны елдан-ел арта. Әлеге вәзгыять, беренче чиратта, илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән аңлатыла. Ник дигәндә, җинаятьчеләр халыкны алдау өчен иң уңышлы чорның нәкъ менә кризис вакыты булуын аңлап эш итә. Җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр исә җинаять юлына басудан да тартынмый...

2 майда Казанда футбол буенча Россия кубогының финалын уздырырга ниятлиләр.

Татарстанда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу 16 миллиард сумга төшә. Бу хакта "Честный разговор" программасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Бүген, 16 мартта, Татарстан мөселманнары Диния ннәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров белән очрашты.

Мартның 15 көнендә Татарстанда кеше сәламәтлегенә зыян китергән 119 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шулар аркасында 8 кешенең гомере өзелгән, ә 134 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International