Россиядә быелның февралендә кулланылышта булган 370 мең җиңел автомобиль сатылган. Бу – 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10,9 %ка күбрәк.
"Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, икенчел автомобиль базарында лидер – LADA машиналары. Алар гомуми сатылган автомобильләрнең 28 %ын биләп тора, ягъни 103,1 мең машина дигән сүз.
Чит ил машиналары арасында Toyota күп (42,6 мең) сатылган. Аннан кала Nissan автомобиленә дә сорау зур булган – 20 мең машина сатылган.
Елның беренче ике аенда Россиядә кулланылышта булган 678,8 мең автомобиль сатылган. Бу узган елның шул вакытына караганда 2,1 %ка күбрәк дигән сүз