2 майда Казанда футбол бәйрәме уза

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

2 майда Казанда футбол буенча Россия кубогының финалын уздырырга ниятлиләр.

 

 

 

Бу хакта, үз чыганакларына таянып, "Совeтский спорт" язып чыкты. Уен "Казан Арена" стадионында узарга тиеш. Россия кубогы финалында "Амкар" – "Зенит" һәм ЦСКА – "Краснодар" парларының җиңүчеләре очрашачак.

 

Исегезгә төшерәбез, Россия спорт министры Виталий Мутко, Россия кубогының финалы Казанда май бәйрәме көннәренең берсендә узачак, дип белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International