Татарстанда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу 16 миллиард сумга төшә. Бу хакта "Честный разговор" программасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
"Язгы кыр эше кампаниясе 16 миллиард сумга төшә. Ә урып-җыю чыгымнарын, азык әзерләү кебек сезонлы комплекслы эшләрне дә исәпкә алсак, барлыгы 30 млрд. сум акча кирәк булачак", – диде Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, чыгымнарның 90 %ы – авыл хуҗалыгы берләшмәләренең үз акчасы яисә кредитка алынган ресурслар. Дәүләт өлеше азчылыкны тәшкил итә.