Бүген, 16 мартта, Татарстан мөселманнары Диния ннәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров белән очрашты.
Ике як дини оешмаларның тәҗрибә уртаклашу һәм дини белем бирү юнәлешендәге проектлар турында фикер алышты. Якын арада Кырым мөфтияте вәкиле Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашырга һәм “Хузур” нәшрият йортының эшченлеге белән якыннан танышырга планлаштыра. Бу хакта Диния нәзарәтеннән җиткерделәр.