Прокуратура табиб һәм аның гаиләсен үтерүчеләр өчен 38 ел сорый

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

2000 елда Казан тире-венерология диспансеры баш табибы Ринат Әхмәдиев һәм аның гаиләсе явызларча үтерелгән иде. Шикле адәмнәрне Татарстан Югары судында хөкем итәләр.

 

Прокуратура гаепләнүче ике ир-атның да 19ар елга ирекләреннән мәхрүм ителүен сораган.  Дәүләт гаепләүчесенең үтенече буенча, гаепләнүчеләр аның беренче 5 елын – төрмәдә, ә калган срокны кырыс режимлы колониядә уздырырга тиеш.


Исегезгә төшерәбез, җинаятьчеләрнең корбаны дүрт кеше булган иде. Алар – 40 яшьлек гаилә башлыгы, аның 6 һәм 9 яшьлек ике улы, шулай ук Әхмәдиевнең танышы – 44 яшьлек хатын-кыз. Явыз бәндәләр аларны үтергәннән соң йортка ут төртеп, эзләрен яшерергә тырышулары хакында да хәбәр ителгән иде.


Шикле адәмнәрнең икесен дә узган ел кулга төшерделәр. Өченчесе вафат булган, диелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International