Йорттагы төзелеш кимчелеге хакында "кайнар линия" аша җиткерергә була

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Казанда яшәүчеләр өчен "кайнар линия" телефон номеры ачылды.

 

Аның буенча шалтыратып, 2011-2016 елларда кулланылышка тапшырылган күп фатирлы йортлардагы төзелеш җитешсезлекләре турында хәбәр итәргә мөмкин.

 

Әлеге мөмкинлек Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы иҗтимагый контроль төбәк үзәге тарафыннан оештырылган. Хәбәрләрне 8 (843) 236-29-97 телефон номерына шалтыратып яки электрон почтага ( obcontrolrt@mail.ru) хат язып җиткерергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International