ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

27 августта кунакта “Оренбург” командасы белән тигез исәпкә уйнаганнан соң (1:1) “Рубин” футболчылары 14нче урынга тәгәрәде. Шулай итеп, Россия чемпионатында кыска вакытлы тәнәфес бик урынлы булды әле. “Рубин”га утырып сөйләшергә, уңышсыз стартка китергән сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Ә тамашачылар Россия җыелмасы уенын карап, клуб тормышыннан аерылып тора ала. Бүген Россия футболчылары читтә Төркия җыелмасы белән очраша. Уенны 21:30 сәгатьтә Беренче каналдан карагыз.

Республика көнендә яңартылган парклар ачылу татарстанлыларга шәп бүләкләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Казанда 30 август көнне төзекләндерүдән соң Урицкий паркы янәдән ачылды. Казаныбызның иң четерекле паркын халык белән бергә үзгәртү бер дә җиңел булмады.

Казан XII Халыкара мөселман кинофестивале башлануга да санаулы көннәр генә калып бара. 5-11 сентябрь көннәрендә башкалабызга дөньяның төрле почмакларыннан кино белгечләре, режиссерлар, актерлар һ.б. киләчәк.

Татарстанда яшелчә һәм башка төр авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә.

Татарстанда уздырылучы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә елдагыча ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә кушылды.

«Татарстан командасы» бүген бер акциягә йомгак ясап, икенчесен башлап җибәрде. Бауман урамында һәркем Татарстаннан дөньяның теләсә почмагына махсус открытка ярдәмендә сәлам юллый ала.

Динчеләребез дә туган телебезне кайгырта башлады. 12 августтан Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазъләре фәкать татар телендә генә яңгырый башлады. Татар даирәсендә шактый сөенеп кабул ителгән яңалыкны өнәп бетермәүчеләр дә юк түгел икән...

"Казан" халыкара аэропортының партнеры булган "Аэрофлот" авиакомпаниясе кышкы расписаниесендә Казан – Майнадагы Франкфурт – Казан даими туры рейсын озайта.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Роман Шәйхетдинов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы коллективына яңа җитәкчене  Юрий Багровны тәкъдим итте.

Дмитрий ВандюковТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары вазыйфасына 1 сентябрьдән керешәчәк, диелгән ТР Министрлар Кабинеты карарында. Вандюков «Таттелеком» генераль директоры урынбасары – Казан электр элемтәсе идарәсе җитәкчесе постын биләгән була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International