Республика көнендә яңартылган парклар ачылу татарстанлыларга шәп бүләкләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Казанда 30 август көнне төзекләндерүдән соң Урицкий паркы янәдән ачылды. Казаныбызның иң четерекле паркын халык белән бергә үзгәртү бер дә җиңел булмады.
Әйтергә кирәк, яз-җәй айларында ук шушы территорияне яңарту буенча фикер алышулар узды. 8 июньдә узган очрашуның берсе бәхәсле рухта үтте. Паркны үзгәртүчеләр халык белән очрашулар дәвамында проектны берничә тапкыр үзгәртте, аңа яңа функцияләр өстәде.
Гомергә истә калырлык туй
Кичә иртәнге якта һава торышы бик шатландырмаса да, паркка шактый кеше җыелган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ачылышта катнашты. Үз гаилә туйларын шушында башлап җибәргән Артур һәм Анастасия Сираҗиевларга бу көн гомергә истә калачак. Ник дигәндә, аларны шушы күркәм бәйрәмнәре белән Президент үзе котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте. Яшь парлар мондый тантаналы вакыйга турында балаларына сөйләргә дә сүз бирде.
Паркны төзекләндерү 2015 нче елда Парк һәм скверлар елы программасы дәвамында башланып китте. Аны яңартуның икенче чиратын “Evolution” Казан агентлыгы башкарды. “Парк, любимый с детства” дигән логотипны уйлап табучылар да алар. Хәзер исә Урицкий паркының үз стиле бар. Бу логотип әлеге урын белән бәйле чараларда, белдерүләрдә кулланылачак.
– Былтыр безне шактый битәрләгән җирле халыкның бүгенге нәтиҗәләрдән канәгать булуы сөендерә. Урицкий паркын без шәһәрдәге иң яхшы паркларның берсе итеп ясадык. Президент карары буенча, аны төзекләндерүне киләсе елга дә дәвам итәчәкбез. Президент программаны дәвам итәргә карар кыла, шуңа да без бу паркны яңартуның өченче чираты да хупланылыр, дигән нияттә, – дип белдерә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.

Үрдәкләр дә тук, буа да исән
Очрашулар дәвамында халык күперләрне ничек бар, шулай калдырырга сорады. Чөнки кешеләр фикеренчә, нәкъ шушы күперләр паркны башкалары арасыннан аерып тора. Ләкин эленгән йозаклар аркасында күперләр җимерелә башлаган иде. Беренче күпернең нигезе бөтенләй череп беткән булган. Шуңа да бүгеннән башлап, яшь парлар үз йозакларын “Мәхәббәт дивары”на эләчәкләр. Хәзер һәр күпер астында кечкенә генә шарлавыклар барлыкка килде. Төнлә яктыртыла, суның челтер-челтер агуы ишетелә.

Урицкий паркындагы күлдәге үрдәкләрнең язмышы өчен дә борчылган була халык. Төзекләндерү алдыннан аларны кая куячаклары турында әледән-әле сорап тордылар. Орнитологлар территорияне тикшергәннән соң, үрдәкләрнең тормышына төзелеш эшләре комачауламаячагын белдерде. Суны чистарткан вакытта буадагы суның тирәнлеге 80 сантиметр күрсәткечтә калдырылды, шунлыктан кошларга куркыныч янамады. Хәзер исә үрдәкләр өчен йөзә торган “өй” төзеп куйдылар.

Этләр өчен мәйданчык, 40 машинага исәпләнгән парковка урыны, бәйрәмнәр өчен каплаулы сәхнә, балалар мәйданчыгында яңгырдан ышыклану урыны – болар барысы да бүген паркта бар. Паркның көнбатыш ягыннан җылылык челтәре уза. Шуңа да кешеләргә көн саен торба асларыннан, өсләреннән чыгып йөрергә туры килгән. Хәзер җылылык трассасы аша өч уңайлы юл кичүе булдырганнар. Аларда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә пандуслар ясалган.

Иртәгә нәрсә булыр?
Җәй буе дәвам итеп, бу тирәдә яшәүче халыкка күп кенә уңайсызлыклар тудырган ремонт эшләренең яхшы нәтиҗәләре шатландыра. Бүгенгә күл һәм каналның төбен чүп-чар, ләмнән чистартканнар. Хәзер мондагы су туфрак эченә кереп китми, чөнки биредә сулык төбенә махсус аэраторлар куелган. Алар табигый рәвештә җилләтергә, суны һава, кислород белән баетырга мөмкинлек бирә. Урицкий паркы – Татарстанда мондый система булдырылган беренче һәм әлегә бердәнбер парк. Бу алым суның пычрануына, үлгән балыкларның өскә калкуына юл куймый.

Киләчәктә паркны төзекләндерүнең өченче чираты көтә. Аның дәвамында Урицкий паркы территориясендә урнашкан “Московский” мәдәният һәм спорт үзәге дә тулысынча үзгәртелергә тиеш. Бинаның тышкы ягы да, интерьеры да реставрацияләнәчәк. Әлбәттә, мәдәният йортының үзенчәлеген саклап калуга аерым игътибар бирелә.
Паркның көнбатыш өлешендә – җәяүле фонтан, ә “утрау”да түбәле ял итү урыннарын булдырырга ниятлиләр. Ландшафт зонасында исә җәен пикник уздырып булса, кыш көне чана-чаңгыда шуып булачак.
Халык белән очрашу вакытында биредә авиаторлар аллеясын булдыру тәкъдиме дә яңгыраган иде. Киров районында гомер иткән һәм хәзерге вакытта яшәгән кешеләргә хөрмәт билгесе булуын телиләр. Шулай ук экстрим-паркын һәм велосипед мәйданчыгын да күрәселәре килә. Ләкин боларның барысы турында да киләсе елда фикер алышачаклар.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА