27 августта кунакта “Оренбург” командасы белән тигез исәпкә уйнаганнан соң (1:1) “Рубин” футболчылары 14нче урынга тәгәрәде. Шулай итеп, Россия чемпионатында кыска вакытлы тәнәфес бик урынлы булды әле. “Рубин”га утырып сөйләшергә, уңышсыз стартка китергән сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Ә тамашачылар Россия җыелмасы уенын карап, клуб тормышыннан аерылып тора ала. Бүген Россия футболчылары читтә Төркия җыелмасы белән очраша. Уенны 21:30 сәгатьтә Беренче каналдан карагыз.
Евдокимов та остаз икән
Шул рәвешле, чемпионатта биш турдан соң өч команда – “Рубин”, “Оренбург” һәм “Крылья Советов”ның гына җиңүгә ирешкәне юк әле. “Оренбург”ка каршы “Рубин”ның хәле азаккы минутларга кадәр хөрти иде. Казанлылар җиңелүдән уен азагында гына котылды – Максим Канунников өстәмә вакытта гол кертә алды.
– Әгәр дә соңгы минутта гына гол кертмәгән булсак, матч безнең җиңелү белән төгәлләнер иде, – диде “Рубин”ның баш тренеры Хавьер Грасия матч дәвамында җиңелеп баруны исәпкә алып. – Әмма исәпнең безнең файдага булмавын гаделсезлек дип саныйм. Шулай да безнең футболчылар чын йөрәктән уйнады. Без уртак исәп белән бик үк канәгать түгел. Ләкин активлык бер гол белән генә төгәлләнде. Билгеле, без күбрәккә өмет иткән идек.
Тамашачы “Рубин”нан җиңү көтеп арыды бугай инде. Хавьер Грасия дә алдагы уенга өч очко җыярга тырышачакбыз, дигән вәгъдәләрен ике-өч тапкырдан артык әйтмәде. Һәр командага да очко кадерле шул. Оренбургтагы очрашу шуны тагын бер кат исбатлады. Зур акчаларга чит ил уенчылары белән составны яңарткан “Рубин”га да, Түбән Камада туып Татарстан клубларының барысында да уйнап чыккан Роберт Евдокимов җитәкләгән “Оренбург” командасына да җиңү кирәк иде.
Роберт Евдокимов дигәннән, “Рубин”да Валерий Чалыйга алмаш эзләгәндә, аның исеме төп кандидат буларак та каралган иде. Юкка түгел икән бит: “Оренбург” премьер-лигага күтәрелде һәм анда эскәмиясендә 40 миллион еврога сатып алынган футболчылар утырган команда белән тигез исәпкә уйный. Остазлар үзебездә дә булган түгелме?
Билалетдиновтан сәлам
Казан командасының бүгенге хәле Ринат Билалетдинов җитәкләгән узган сезонга караганда да начаррак. Ринат Билалетдинов уенчылары беренче җиңүне 5нче турда яулаган иде. Быел биш уен артта калды – җиңү юк. Ярый әле “Оренбург” белән матч 30 августка билгеләнмәгән иде. Футбол сөючеләр хәтерлидер – Ринат Билалетдиновны Республика көнендә “Мордовия”гә оттыргач эшеннән алдылар. Сүз дә юк, Грасиягә дә рәхмәт әйтмиләрдер. Кайбер мәгълүматларга ышансаң, клуб җитәкчелеге белән җитди сөйләшү булган да инде.

– Җитәкчелек белән очрашуга килгәндә, бу хакта ачыктан-ачык сөйләргә кирәкми. Билгеле, “Рубин”ның чемпионаттагы хәле белән берәү дә канәгать түгел. Мин дә. Яхшы нәтиҗәгә ирешәсебез килә. Уңышка ирешергә теләүчеләрнең беренчесе – мин, – ди Хавьер Грасия. – Карьерамда уңышсыз башлангычлар моңа кадәр дә булды. Әйтик, узган сезонда без “Малага” белән 12нче турда аутсайдерлар рәтендә идек. Ахыр чиктә, аздан гына Европа Кубогы зонасына күтәрелмәдек. Сүз дә юк, яхшы нәтиҗәләр белән башлыйсыбыз килде. Моңа ирешерлек уеннар да булды. Әмма уңыш елмаю факторын да сызып ташларга ярамый.
Җыелма Казанда уйный
Ә ул арада Россия футбол җыелмасы Станислав Черчесов җитәкчелегендә 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнә башлады. Җыеннарга “Рубин” футболчылары Максим Канунников белән Магомед Оздоев та чакырылган иде. Россия футболчылары 31 августта кунакта – Төркия белән очрашты, 6 сентябрьдә Мәскәүдә Гана җыелмасы белән уйный.
Россия спорт министры һәм илнең Футбол берлеге президенты Виталий Мутко җыелма команданың киләсе елда Казанда да уйнаячагын җиткерде.
- Һичшиксез, Казанда да уйнарга ниятлибез, – диде ул. – Киләсе елда иптәшләрчә матчларның кимендә берсе “Казан Арена”да узачак.

“Рубин” 10нчы турдан башлап үзендәге матчларын “Казан Арена”да үткәрә алачак. Чемпионатның 10нчы турында Казанга Самараның “Крылья Советов” командасы килә. Матч 15 октябрьдә узар дип көтелә.
Кубокны яуларга кирәк
Тиздән футбол буенча Россия Кубогы ярышларының 1/16 финал раундына премьер-лига командалары да кушыла. Европа лигасы ярышларында уйныйсы килсә, “Рубин”га Кубокка ия булуны максат итеп куярга кирәк.
“Рубин”ның Кубок ярышларындагы беренче көндәше билгеле инде. Икенче дивизионда чыгыш ясаучы “Чита” командасы 1/32 финал раунды кысаларында узган матчта “Луч-Энергия”не отты – 1:0. Шулай итеп, “Чита” клубы үз кырында 21 яисә 22 сентябрьдә “Рубин”ны кабул итәчәк.

Ә Түбән Каманың “Нефтехимик” клубы кунакта “Челябинск” командасына оттырып, Россия Кубогы ярышларыннан төшеп калды. Алдагы раундта “Челябинск” Кубок ярышларыннан Чаллының “КАМАЗ” командасын да төшереп калдырган иде.
Футбол буенча Россия Кубогы ярышларының 1/16 финал раундына премьер-лига командалары да кушыла. “Рубин”ның көндәше – икенче дивизионда чыгыш ясаучы “Чита” клубы. Уен 21 яисә 22 сентябрьдә көндәшләр кырында уза.
Трансфер ябык
1 сентябрьгә каршы төндә Россия футболында трансфер тәрәзәсе ябыла. Башка командалар составны ныгытып калырга ашыкканда, ни гаҗәп, “Рубин” га артык футболчыларны урнаштырып калырга кирәк. Ә Казанга испаннар, гомумән алганда, 10 яңа уенчы килгәч андыйларның саны сизелерлек артты. Соңгы көннәрдә генә һөҗүмче Игорь Портнягинның “Локомотив”ка күчү ихтималы турында хәбәр ителде. Ә Максим Лестьенн, Владимир Дядюн, Динияр Билалетдинов, Инал Гетигежев, Владислав Кулик, Крис Мавинга командада калган. Аларны Россия чемпионатында уйнаучылар исемлегенә дә керттеләр.
Алыш-бирешләр тавыш-тынсыз гына узмаска да мөмкин. Әнә, яңа остаз төп состав уенчысы булган Соломон Кверквелияне командадан читләштерә, ди. Уенчының, билгеле инде, ачуы чыккан.

– Командада ниләр майтарылуын аңламыйм, – дигән футболчы. – Өч ел төп составта тотрыклы уен күрсәттем, хәзер запастагылар исемлегенә дә кертмиләр. Тренер кырга чыгуымны теләми. Ә Казан минем икенче йортым кебек. Монда уйныйсым килә.
...“Рубин”да Корбан Бердыев кына тәртип салачак, диючеләр саны артты. Булмас димә, бу – спорт. Әнә, “Локомотив”ка баш тренер итеп 69 яшьлек Юрий Семин билгеләнде. Үткәндәге уңышлары шул остаз белән бәйле иде. Аңа кадәр 4 уенда җиңә алмаган команда яңа остаз килү белән үк уңышка иреште. “Рубин” 12 сентябрьдә Казанда “Урал”ны кабул итә. Әлегә испаннар белән.

Фәрит САЛИХОВ