Казан – Франкфурт – Казан рейсы озайтылды

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

"Казан" халыкара аэропортының партнеры булган "Аэрофлот" авиакомпаниясе кышкы расписаниесендә Казан – Майнадагы Франкфурт – Казан даими туры рейсын озайта.

 

Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә ясалачак. Казаннан очып китү вакыты – иртәнге сәгать 10да, ә Франкфуртка барып җитүе 13:20 сәгатькә туры килә. Кире юнәлештә самолет 14:55 сәгатьтә юл алып, "Казан" халыкара аэропортына 19:55 сәгатьтә килеп җитә. Һәр аэропорт өчен дә җирле вакыт күрсәтелгән. Очышлар Airbus A320 очкычында башкарыла.
 

– Без үзебезнең партнер "Аэрофлот" белән әлеге маршрутны үстерү максатыннан зур эш башкардык, – ди "Казан" халыкара аэропорты җәмгыятенең генераль директоры Алексей Старостин. – Җәйге сезон Казан – Майнадагы Франкфурт – Казан рейсына Татарстан һәм күрше төбәктә яшәүчеләрдән тотрыклы сорау булуын күрсәтте. Шуңа да очыш программасын көзге-кышкы расписание вакытында да дәвам итәргә булдык.


Белешмә өчен: "Аэрофлот – Россия авиалинияләре" компаниясе халыкара даими туры рейсларны быелның 17 июнендә ачты. Моңа кадәр авиакомпаниянең халыкара даими туры рейсларны база аэропортыннан гына ясавын исәпкә алсак, әлеге рейсның ачылуы "Казан" халыкара аэропорты һәм "Аэрофлот" компаниясе өчен зур вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International