«Республика открыткасы» сәлам юллый

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

«Татарстан командасы» бүген бер акциягә йомгак ясап, икенчесен башлап җибәрде. Бауман урамында һәркем Татарстаннан дөньяның теләсә почмагына махсус открытка ярдәмендә сәлам юллый ала.


Быел инде традициягә кергән “Республика тасмасы” 10 августта башланып китте. Өч атна дәвамында Татарстан әләме республиканың 45 районында кунак булып, халыкка таратылды. Әлеге эстафета Татарстан, аның казанышлары белән горурланучыларны берләштерә. “Республика тасмасы” акциясе квест, флешмоб, викторина, бәйге, спорт ярышлары, ишегалды бәйрәмнәре белән үрелеп барды. Аларның барысы да туган ягыбыз Татарстан, аның кичәгесе һәм бүгенгесенә багышлана.

- “Республика тасмасы” бүген тәмамлана, ләкин әле бу бөтенләй туктатыла, дигән сүз түгел. Аның кысаларында без төрле очрашулар, лекцияләр уздырачакбыз. Яр Чаллыда балаларга асфальтта рәсем ясау конкурсын үткәрсәк, Мамадышта халык белән очраштык, Түбән Камада спорт чараларын оештырдык. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк, – дип сөйләде безгә “Татарстан командасы” активисты Алла Каретина.

Бүген әлеге чара оештырылган Бауман урамында республика тасмасының Татарстанның төрле районнардагы сәяхәтен сурәтләгән фотолар да урын алган иде. “Татарстан командасы” активистлары аны акция тәмамлану уңаеннан оештырган.

Патриотик хәрәкәтне дәвам итү максатыннан “Татарстан командасы” “Республика открыткасы” дигән яңа акциягә дә старт бирде. Иҗтимагый инициатива логотибы төшерелгән открытканы һәркем республиканың төрле авыл-районнарына гына түгел, дөньядагы теләсә нинди шәһәргә җибәрергә мөмкин.



- Әлеге открыткаларны без кич белән дөньяның теләсә кайсы почмагына җибәрәчәкбез. Шушы акция уңаеннан 500 открытка нәшер ителде. Хәзерге вакытта кешеләр күбесенчә муниципаль районнарга җибәрегә тели. Якын көннәрдә без аны төрле районнарда да таратырга уйлыйбыз, – ди Алла.

Бу акция – Татарстан халкының бердәмлеген күрсәтә торган чираттагы чара. Иҗтимагый инициативаны оештыручылар үзләре маркалар ябыштырып, открытканы адресатына җибәрәчәк.

– Мин дә республика открыткасын Мәскәүдә яшәүче әбиемә юлларга булдым. Анда “Кояшлы Казаннан сәлам” дигән юллар яздым. Мондый акция Казан турында күбрәк мәгълүмат белергә, туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, – ди үзе дә Мәскәүдән Казанга кайткан Илдар Агеев.

Бүген Бауман урамында акция уздырыла торган җирдән узучыларга спилс-картада мозаика формасында ясалган Татарстан картасын җыярга да тәкъдим ителде.



– Республика районнарының кайда урнашканын бераз чамалыйм, ләкин шулай да аларның кайберсе мозаикада тоташырга ашыкмый. Минем үземнең әниләрем Лаеш районында тора, әтиемнең әниләре – Чүпрәледә. Шуңа кайтканда, берничә район аша узарга туры килә, – ди мозаиканы җыючы Фирүзә Нуретдинова.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International