Татарстанда уздырылучы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә елдагыча ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә кушылды.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, урманчылар быел уку өчен бөтен кирәк-яракларны үз эченә алган заманча букчалар белән спорт формаларын сатып алган һәм балалар өчен бәйрәм чәе дә әзерләгән.
Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында республикада 7,5 мең беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелгән.