Татарстанда яшелчә уңышы җыела

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстанда яшелчә һәм башка төр авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә.

 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 31 августка 5,6 мең гектар мәйданда 166,3 мең тонна шикәр чөгендере җыелган инде. Гектар уңышы – 298 центнер. Татлы тамыразыктан иң зур уңыш  – Тукай районында. Биредә һәр гектардан уртача 330 центнер шикәр чөгендере җыеп алына. Аннан кала Лениногорск районында  – 320, Зәйдә – 310 центнер.

 

Республикада 455 гектар мәйданнан 8,3 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Гектар уңышы – 183 центнер.

Көзге чәчү эше дә дәвам итә – 419,3 мең гектар мәйданда эш башкарылган. Бу – планның 70 %ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International