ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Биектау” Боз сараен төзү эшләре азагына якынлашып килә.

Басуларда эш тукталып тормый. Чәчү тәмамлану белән чәчүлекләрне тәрбияләү эшенә керешергә кирәк.

21
май, 2013 ел
сишәмбе

Ямаширмә мәдәният йортында «Ямаширмә кояшы» дип аталган зур конкурс-фестиваль булып узды. Ул моннан соң һәр  елның  апрель аенда үткәреләчәк.

Узган шимбәдә Җиңү Паркында гадәти булмаган бәйрәм булды.

17
май, 2013 ел
җомга

Биектау районында бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланды. Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре һәм фермерлар 20026 гектар арпа, солы, бодай, борчак, вика  чәчтеләр.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
Җиңү көне  уңаеннан  матур традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга,  рухи кыйммәтләрне  саклауга  юнәлдерелгән  “Виктория-2013” хәрби-патриотик җыр айлыгы  узды.

Татар дөньясында зур вакыйга – матур, көчле тавышы белән бөтен Россияне таң калдырган татар кызы Динә Гарипованы бөтен Европа да ишетте – җырчы “Евровидение” бәйгесенең ярымфиналында чыгыш ясады һәм финалга үтте.


14 нче майга Биектау районы  басуларында чәчү 24199 гектар мәйданда  уздырылды һәм бу планның 76%ын тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары  17739 гектар (89%) били,  шулардан 6701 гектар арпа (94%), 6489 гектар бодай (80%) һәм 2213 гектар борчак (100%)  чәчелде. Берьеллык үләннәр чәчү  планы 90%ка үтәлде – 6366 гектар.

Җиңү көне хөрмәтенә митинг – районда  яшәүче-ләрне аерым бер чакыруны таләп итми торган вакыйга. 9 май иртәсендә бу бәйрәмне ихтирам  итүчеләрнең  барысы да Биектау районы үзәгенә –  һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган  мемориал янына Геройлар Аллеясына агылды.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
Май бәйрәмнәре алдыннан Дөбъяз авылында яшәүче  тыл ветераны, фронтовик толы  Фәймә Баязитова 90 яшьлек юбилее белән котлауларны кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International