Марат Әхмәтов: ”Чәчүне агымдагы атна азагына кадәр төгәлләргә кирәк”

2013 елның 17 мае, җомга




Биектау районында бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланды. Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре һәм фермерлар 20026 гектар арпа, солы, бодай, борчак, вика  чәчтеләр.


Чәчүдәге  ярыш шартлары нигезендә  аеруча  тырышлык күрсәткән механизаторлар 22  апрельдән башлап алдынгы вымпелы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Бүләкләнгән 19 кеше арасында  “Серп и молот”  ширкәте механизаторы  Сергей Симонов та бар. Ул «МТЗ-1221» тракторында эшли, бүләкләнүгә туңга  сөрелгән җирләрне  тырмалауда нормасын арттырып үтәгән өчен лаек булды. 


Районда хәзерге вакытта  бәрәңге утырту эшләре актив  бара. План буенча “икенче икмәк”  630 гектар биләячәк.


Киләсе атнада “Бөреле”дә  азык  әзерләү мәсьәләләре буенча район семинары узачак, Сабантуй алдыннан  чәчүлекләр кабул ителәчәк.


Республикада кыр эшләре барышын анализлап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  Марат Әхмәтов  Татарстан игенчеләре алдына чәчүне  агымдагы атна азагына  төгәлләү бурычын куйды.


– 2013 елда  кыр эшләрен уздыруга  федераль  бюджеттан  6 млрд. сум, региональ бюджеттан 5,2 млрд. сум  акча бүлеп бирелде, шуларның 1,5 млрд. сумы  язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерләнүгә  сарыф ителде, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Сөрүлек җир  3 млн. гектардан күбрәк. Бөртеклеләр кишәрлеге – 1,6 млн. гектар. Сабан культуралары мәйданы  2 млн. гектар,  азык культуралары 1 млн. гектар мәйдан били. 

Уҗымнар  быел әйбәт кышлады, аларның торышы яхшы. 530 мең гектардан күбрәк мәйдандагы  уҗым культуралары  мул уңыш алу өчен  ышанычлы  нигез булып  тора.

Быел яз да  игенчелек өчен бик  уңай  килде,  чөнки явым-төшемнәр 50-70 мм  булды һәм  туфрак  көздән үк дымга  туенып калды. Хәзерге  вакытта  сөрү  җиренең уңышка зур йогынты ясый торган катламында  дым  220-230 мм. тирәнлектә. Бу  республика  басуларын нык киптергән  корылыклы  еллардан  соң мул уңыш вәгъдә итә, – диде министр чираттагы брифингта.

 

 

«Серп и молот» ширкәтендә Сергей Симоновка район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин вымпел һәм премия тапшырды. Уңда ширкәт директоры Анна Захарова, аның янында бригадир Ранил Мадышев.                                                    


Айзат Җәлилов фотолары.

 

 


Маргарита ТИМОНИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International