“Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятендә һәм “Каенлык” җаваплылыгы чикле ширкәтендә бәрәңге утырта башладылар – 25 гектар (4%).
2013 елда Биектау районында чәчү мәйданы 31964 гектар тәшкил итәчәк.
Атнага ике тапкыр язгы кыр эшләрендә аеруча тырышлык күрсәтүче механизаторларны бүләклиләр. Агымдагы атнада алдынгылар вымпелына һәм акчалата премиягә 5 кеше – “Серп и молот”- тан Анатолий Гордеев, “Ватан” җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Фәлвәт Мөхетдинов һәм Рафис Сәгъдиев, “Битаман”нан Рамазан Җамалиев һәм “Высокогорская” җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Минзыя Садыйков лаек булды.