Май бәйрәмнәре алдыннан Дөбъяз авылында яшәүче тыл ветераны, фронтовик толы Фәймә Баязитова 90 яшьлек юбилее белән котлауларны кабул итте.
Фәймәнең тормышына сугыш унсигез яшьлек вакытында бәреп керә. Әтисен, абыйларын фронтка озаталар, ә аңа, яшьтәшләре, барлык хатын-кызлар, өлкәннәр һәм үсмерләр кебек, тормыш арбасына төптән җигелергә туры килә. Ул Чыршы авылында туып-үсә. Сугышның беренче елында гади колхозчы булып эшли. Башка хатын-кызлар белән бергә берничә тапкыр оборона корылмалары төзелешенә бара: окоплар казыйлар, агач кисәләр. Ә 1942 нче елдан, тракторчылар әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң Фәймәгә “корыч ат”ны ышанып тапшыралар.
– Басудагы бөтен эшне эшләдем: җир сөрдем, ашлык чәчтем, игеннәрне урып-җыйдым. Бригадабыз тату булды, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек. Иртә таңнан кичкә кадәр эшләүне без шулай тиеш дип кабул иттек, чөнки сугыш вакыты бит, берәүгә дә җиңел түгел.
Җиңү көнен Фәймә басуда каршы ала.
– Әлегедәй хәтеремдә: бөртеклеләр чәчәсе җир-не культивацияли идем. Берзаман карасам, минем белән бергә эшләүче Сара апа бөтен көченә безнең якка йөгерә, башындагы яулыгын салып кулына тоткан, аны болгый-болгый нидер кычкыра, – дип исенә төшерә ул шатлыклы көнне Фәймә апа. – Нәрсә булды икән, дип, куркуга төштем. Тракторымны туктаттым. Сара апа үзе кычкыра, үзе елый: ”Сугыш беткән! Сугыш беткән!” Без, кочаклашып, елап җибәрдек. Башка хатын-кызлар янына йөгердек. Бу көнне барыбыз да исәрләнеп йөр-дек: әле көләбез, әле елыйбыз, аннан җырларга тотынабыз.
Сугыш тәмамлана, фронтовиклар өйләренә кайта башлый, Фәймәнең әтисе Гарифулла абый да кайта, ә абыйсы һәлак була. Әмма авыл халкының эше җиңеләйми, аларга элеккечә үк киеренке эшләргә туры килә. Хәер, куллары хезмәткә ия-ләнгән, үзләре әле яшь, көчләре дә, энергияләре дә җитәрлек. Шуңа күрә зарланырга сәбәп табылмый. Фәймә тырышып эшләвен дәвам иттерә. Бераз вакыттан соң аны бер иптәш кызы башка эшкә чакыра. Шулай итеп Фәймә Дөбъяз больницасына санитарка булып урнаша, пенсиягә киткәнче 24 ел шунда эшли.
Дөбъязда ул үзенең парын таба – фронтовик Мансур Баязитов белән таныша. Ул киң профильле механизатор була, тракторлар һәм комбайннар белән идарә итә, аның исеме хезмәт алдынгылары арасында еш яңгырый. Алар 32 ел бергә гомер итәләр. Мансур абый 1991 нче елда вафат була.
Фәймә апаның тормышында тетрәнүләр аз булмый. Аның кызы Мәдинә, озак кына авырганнан соң, 51 яшендә үлеп китә. Ул әнисенә ике онык бүләк итәргә өлгерә, берсе, кызганычка каршы, 32 яшендә үлә, икенчесе – Роберт – исән-сау, әбисенең хәлен еш белеп тора. Оныкчыгы Рөстәм бар. Сеңлесе Мәншүрә дә исән, ул Чыршыда яши, аңа 81 яшь. Ул авылының хөрмәтле абыстае.
– Ялгыз яшәсәм дә, туганнарым күп минем, – ди Фәймә апа. – Әмма минем төп яклаучым – Аллам бар, мин аңа тормышым һәм язмышым өчен рәхмәтлемен. Ул мине бүген дә саклап йөретә.
Фәймә апа, уенын-чынын бергә кушып, «Әй син, картлык, ник иртә килдең, минем адресны син кайдан белдең», – дип шигырь укыса да, сөбханалла, бүгенге көндә үз-үзенә хезмәт күрсәтә, ашарына әзерли, чәен куеп эчә. Ул күршесе Газилә турында рәхмәт сүзләре белән сөйли. Газилә ветеранга ярдәм итеп, аның хәлен даими белеп тора. Буш вакытын Фәймә апа Коръән сурәләре укып уздыра, бер көнне дә биш вакыт намазын калдырмый. Аллаһы Тәгаләдән барлык туганнарына һәм якыннарына исәнлек-саулык, иминлек сорый.
Фәймә апа Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның һәм Дөбъяз авыл җирлеге җитәкчеләренең, туганнарының килүенә бик тә сөенде. Юбилее белән котлауларны һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ишетүе аның күңеленә хуш килде. Бу көнне ул озак вакытлар хәтерендә саклар, чөнки бу көн яшәү өчен яңа көч, рух күтәренкелеге бирде. Юбилеегыз белән, Фәймә апа! Сәламәт булыгыз!
Сания ШАКИРОВА