“Виктория-2013”

2013 елның 15 мае, чәршәмбе





Җиңү көне  уңаеннан  матур традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга,  рухи кыйммәтләрне  саклауга  юнәлдерелгән  “Виктория-2013” хәрби-патриотик җыр айлыгы  узды.




Ул инде беренче тапкыр гына уздырылмый. Быел да талантлы шигырьләр һәм җырлар бәйрәме бик матур булды. Фестивальнең зур концерт  программасында яшь талантлар – район мәктәпләре укучылары һәм  “Йолдызлык-Созвездие” район һәм республика конкурсы җиңүчеләре һәм дипломантлары катнашты.
Фестивальнең  дәрәҗәле кунакларына –  безгә тыныч күк йөзе  бүләк иткән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам йөзеннән чәчәкләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International