ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.  Быел бу көнне “Өмет” Үзә-генең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалары белән әти-әниләрне чәй табыны янына чакырдылар.

31
май, 2013 ел
җомга
Айбаш  урта мәктәбенең яшеллеккә күмелгән  иркен спорт мәйданчыгында  якташыбыз, Россия чемпионы Әнвәр Гыйлаҗев  истәлегенә багышлап үткәрелгән көрәшчеләр турниры милли бәйрәмебез    Сабантуйның күп төсмерләрен  чагылдырды.

“Рябинушка” балалар бакчасында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре арасында балаларның юлларда  транспорт   катнашында  имгәнүләрен  булдырмый калу эшенә йомгак ясалды. Бирегә республикадан  юл  хәрәкәте  иминлеге   фонды  вәкилләре  дә  килде.

Территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы тәмамланып килә. Районыбыз күзгә күренеп үзгәрә. Ә инде Сабантуй һәм Универсиада   объектлары авылларыбызны ямьләндерү, юл читләрен, биналар һәм йортлар тирәсен тәртипкә китерү өчен  тырышлыкны икеләтә арттырырга мәҗбүр итә.

29
май, 2013 ел
чәршәмбе

Соңгы кыңгырауны бөтенхалык бәйрәме дисәң дә була, чөнки бу көнне мәктәпкә укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә бәлки авылның башка кешеләре дә килә.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Изге Болгар җыены инде күп еллар дәвамында илнең төрле почмакларыннан җыелган мөселманнарны үзара таныштыручы, дуслаштыручы һәм берләштерүче чара булып тора. Быел бу бәйрәмгә җыелган дин кардәшләребез Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүнең 1124 еллыгын билгеләп үтте.

Ел саен 27 майда билгеләп үтелә торган Гомумроссия китапха-нәләр көне  илебездәге китапханә хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки  китап сөюче һәм аның кадерен белүчеләр бәйрәме дә. Бүгенге әңгәмәбез үзәк китапханә системасы директоры Зәйтүнә Абдуллаҗанова белән.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Матур яз  үзе белән   яңа мәшәкатьләр дә алып килә. Йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары  тирәсен, урамнарны тәртипкә китерәсе бар.

Быелгы язда М-7 федераль трассасыннан башлап Биектауга кадәрге арада 6 мең данә ылыслы агач үрентеләре утырту планлаштырыла.


Бик күп илләр гиздең, кыю булдың,

Хәсән күлен йөзеп чыктың син.

Туган авылың сине онытмады.

Онытмады, Гыйльфан Батыршин!


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International