Бик күп илләр гиздең, кыю булдың,
Хәсән күлен йөзеп чыктың син.
Туган авылың сине онытмады.
Онытмады, Гыйльфан Батыршин!
Авылыбыз шагыйре Илсур ага Әхмәтов бу юлларны татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое, авылдашыбыз Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинга багышлап язды. Дөрестән дә, Ямаширмә халкы Гыйльфан Батыршинның тиңдәшсез батырлыгы алдында баш ия, героебыз белән горурлана.
Авылыбызда Җиңү бәйрәменә багышланган митинг яу кырында ятып калган якташлар һәм Гыйльфан Батыршин хөрмәтенә куелган һәй-кәлләр янында узды. Бәйрәмдә район вәкиле Тәбрис Галәветдинов, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров, элекке авыл Советы рәисе Дания Исмәгыйлева, авыл хуҗалыгы предприятиесе җи-тәкчесе Ирек Исмәгыйлев чыгыш ясадылар.
Кызганыч, бу бәйрәмебезнең төп хуҗалары – ветераннарыбыз гына елдан-ел кими. Бары Мөхәм-мәтҗанов Габдуллаҗан абый, Рәхимҗанов Сәлих абыйлар гына гына бәйрәмдә катнаша алды.
Бәйрәм тамашасы Ямаширмә урта мәктәбе укучылары һәм педагог- оештыручы Ания Миңнуллина тырышлыгы белән әзерләнгән театральләштерелгән концерт программасы белән дәвам итте. Һәйкәл алдына веноклар куелды.
Җиңү көнендә авылдашларыбызны сөендергән тагын бер вакыйга булды: Гыйльфан Батыршин һәйкәле яңартылды. Ветераннар советы рәисе Илсур Әхмәтов авылдашыбызга багышлап язган шигырен укыды. Бу һәй-кәлне яңартуда авылдашыбыз Илгиз Хәйруллин спонсорлык ярдәме күрсәтте. Шулай ук Билал Шиһабетдиновның да зур ярдәме тиде. Авыл халкы исеменнән аларга зур рәхмәт.
Безнең белешмә
Гыйльфан Батыршин 1914 елда Донбасста дөньяга килә. Ямаширмәдә аның әбисе һәм бабасы яши, ул бирегә кунакка кайта, балачак елларында җәйге каникулларын уздыра. 1931-1932 елларда Казандагы “Пишмаш” заводында эшли. Аннан соң Лисичанск тау техникумында укый һәм шахтада маркшейдер булып эшли. 1936 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Хәсән күле буендагы чик буе заставаларының берсендә хезмәт итә. Каты сугышларның берсендә аның бүлеге япон самурайларының юлына киртә куя, совет гаскәрләренең төп көчләрен камалыштан коткарып кала. Сугышта күпләр яралана. Гыйльфан Батыршин, аркасына яралыларны салып, Хәсән күлен тугыз тапкыр кичә. Бу урында күлнең киңлеге ярты километрдан артык була. Тугызынчы тапкырында застава начальнигы лейтенант Терешкинны алып чыга. 1938 елның 25 октябрендә Гыйльфан Батыршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул – татарстанлылар арасында беренче герой. Гыйльфан Әбүбәкер улы майор дәрәҗәсендә Бөек Ватан сугышы фронтларында да сугыша.
1947 елда Токиода япон хәрби җинаятьчеләре өстеннән суд процессы уза. Гыйльфан Батыршин анда шаһит буларак чыгыш ясый. Кайтыр юлда безнең самолет диңгез өстендә һәлакәткә очрый. Якташыбыз – Советлар Союзы Герое шулай һәлак була.
Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч булсын!
Чулпан Галиәхмәтова, Хәния Сибагатуллина, Ямаширмә урта мәктәбе