Китапханәләрнең киләчәге өметле

2013 елның 27 мае, дүшәмбе





Ел саен 27 майда билгеләп үтелә торган Гомумроссия китапха-нәләр көне  илебездәге китапханә хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки  китап сөюче һәм аның кадерен белүчеләр бәйрәме дә. Бүгенге әңгәмәбез үзәк китапханә системасы директоры Зәйтүнә Абдуллаҗанова белән.

 

– Эшегезгә  йомгак  ясап,   китапханәләрнең  бүгенге ролен  ничек  бәялисез? Аларның   киләчәге  өметлеме?


– Китапханәләрнең киләчәге бар, дип ышанып әйтәм. Илебез, республика, районның үсеше  китапханәләрнең  ролен сыйфат ягыннан үзгәртә. Әле күптән түгел генә алар мәгариф һәм белем үзәге генә иде. Бүген, җәмгыятьтә  мәгълүмат, югары сыйфатлы мәгъ-лүмат киңлеге булуның әһәмияте арткан  заманда безнең алга яңа бурычлар куела һәм зур мөмкинлекләр ачыла. Китапханәләргә  хәзер  компьютер технологияләрен белүче, тиз үзгәрүчән дөньяда ориентирлаша, дөрес  карарлар кабул итә  алучы  югары квалификацияле  белгечләр таләп ителә. Безнең китапханәчеләр яңа технологияләрне  үзләште-рәләр. Һөнәри  дәрәҗәңне күтәрмичә  хәтта  авыл  китапханәсендә дә эшләп булмый.



– Безнең райондагы китапханәләр белән эш-ләр ничегрәк тора?  Китапханә учреждениеләрен оптимальләштерү  авыл китапханәләре эшендә ничек чагылды?


– Оптимальләштерү китапханәләр һәм анда эшләүчеләр санын киметүгә китерде. Проблемалар бездә дә бар. Җирле власть органнары тарафыннан игътибарны арттыруны таләп иткән җитди проблемалар  булуга карамастан,  китапханә эшен  модернизацияләү   бурычын  заман җәмгыяте куйган таләпләр нигезендә  хәл итә алырлык  тату, бердәм коллектив эшли.


Үзәкләштерелгән китапханә системасында  62 хезмәткәр, 27се югары һөнәри белемгә һәм зур хезмәт стажына ия, 23 е  махсус урта  белемле. Хезмәткәрләр арасында икътисади, педагогик һәм юридик белемгә ия булучылар да бар. Алар барысы да китапханәче һөнәренең, китапханәнең абруен күтәрү максаты белән тырышып эшлиләр. Иң яхшылар арасында Чернышевка авылыннан  Любовь Исакованы, Дачное поселогыннан  Юлия Абдулбадыйгованы, Биектау авылыннан  Татьяна Роженцеваны, Әлдермештән  Гөлнар Галимованы,  Чуваш Иленнән  Сәвия Галимованы,  Алан-Бәксәрдән  Равилә Мәр-дәнованы, Татар Әйшә-сеннән  Эльвира Шаһиеваны, Суыксудан  Рәзилә  Шакированы, Шәпшедән Любовь Галкинаны һәм башка күпләрне мисал итеп китерергә була.


Һәр китапханә дә юнәлешләр буенча эшли. Күбесендә Туган якны өйрәнү эшчәнлеге активлашты. Район тарихы турында “Җиремнең үткән язмышы”, районның  данлыклы кешеләре турында  “Шөһрәтле исемнәр” ди-гән мәгълүматлар базасы булдырыла.


Чернышевка  китапханәсендә  Туган як тарихын, Пушкин чорындагы танылган шагыйрь Баратынский гаиләсенең фаҗигале тормышын, аның туганнарын, Чернышевка, Каймар, Шушар авыллары, Биектау районының барлыкка килү, үсү тарихы һәм хәзергесен өй-рәнү буенча  зур тәҗрибә тупланды. Алат,  Усад  һәм башка авыл  тарихлары да өйрәнелә.



– Хәзер  күпләрнең өен-дә компьютеры бар, алар Интернет челтәренә керәләр, сезгә китап укучылар күп йөриме?


– Безнең  үзәкләштерелгән  китапханә системасыннан 28 мең китап укучы  файдалана. Гомуми фондта 500 мең данә китап, журнал, бастырылган һәм электрон төстәге аудиоматериаллар. Бөтен район буенча бер елда  китапханәләргә 340 мең кеше килә. Безгә укучылар, студентлар, пенсионерлар, эшче яшьләр йөри. Әти-әниләре белән килүче  нәни укучыларны күрү бигрәк тә күңелле.


Белешмәлекләргә, энциклопедия, сүзлекләр,  икътисад, юриспруденция, психология, тарих дәреслекләренә, матур әдәбияткә сорау зур.


Без республиканың Милли китапханәсе ярдәмен тоеп эшлибез, ул газета һәм журналлар санын  арттыра бара. Берничә зур китапханә, элеккерәк вакыттагы кебек, калын журналлар ала башлады. Андый журналлар башка авыл китапханәләренә дә җибәрелер  дип  өметләнәбез.


Китапханәгә килгән һәр кешегә, өлкән кешеме ул, баламы, зур игътибар бирәбез, аларның  үтенечләрен кире какмас өчен, Интернетны да кертеп, булган  барлык ресурслардан файдаланабыз. Без, электрон  презентацияләрдән файдаланып,  бик күп массакүләм чаралар уздырабыз. Слайдлар һәм  мультимедиа  презентацияләре кулланылса,  теләсә нинди китап күргәзмәсе, викторина һәм конкурс  башкачарак  кабул ителә. Үзәк китапханәдә  “Консультант Плюс” белешмә-хокук системасы  булу китап укучыга кирәкле  документны табып,  аның электрон  күчермәсен алырга, киләчәктә файдалану өчен бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Китапханәчеләр авыл кешеләренең тормышы-эшчәнлегенә кагылышлы теләсә нинди  сорау буенча мәгълүмат эзли алалар.



– 2012  елның ноябреннән республикада   китапханә  хезмәткәрләренә яңача түләү системасы кертелде. Бюджет системасында эшләүче, түбән хезмәт хакы алучы китапханәчеләрнең эш хакы күпкә арттымы?


– Китапханә хезмәткәрләренең эш хакы  арту буенча  төп-төгәл генә  җа-вап  бирү мөмкин түгел. Әйе, ул бераз артты, әмма  хәзерге  вакыттагы   бәяләрне исәпкә алганда ул зур түгел. Шул  ук вакытта  хезмәткәрләргә бирелә торган  матди ярдәм  бетерелде, эш стажы өчен өстәмә кимеде. Элек стаж өчен  иң югары процент 40 булса, хәзер ул 19,5% кына. Хезмәткә яңача,  тармак системасы буенча түләүне кертү күрсәтелә торган бюджет хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ә бу, беренче чиратта, китапханә хезмәтләреннән файдаланучыларның безгә  йөрүеннән күренәчәк.



– Киләчәккә нинди те-ләкләрегез бар?


– Китапханә хезмәткәрләрен тагын бер тапкыр Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлыйм. Хыялларыгыз тормышка ашсын, яңа, матур, уңайлы китапханә-ләрдә  эшләргә язсын. Барлык  китапханәләребез  Бөтендөнья Интернет челтәренә  тоташтырылсын. Китапханәләр барысы да  китаплар, журналлар, газеталарны  кирәк кадәрле ала алсын һәм иң мөһиме –  китап укучылар  мәгълүматның төп чыганагы – китапта, китапханәдә булуын онытмасыннар һәм безнең янга көн  саен килсеннәр!


Китапханә ветераннарына нык сәламәтлек,  гаиләләренә иминлек телим, без сезне беркайчан да онытмыйбыз һәм килсәгез, шатланып каршы алабыз. Хәзерге вакытта эшләүчеләргә күзгә ташланып тормый торган, әмма кешеләргә кирәкле, файдалы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Төрле кешеләр белән эшли алуыгыз, аларның мәгълүматка булган  ихтыяҗларын аңлавыгыз һәм бу бурычны тиз арада башкара  белүегез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә һөнәри һәм иҗади уңышларга ирешеп,  нәтиҗәле эшләгез.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International