Сабантуй сөлгеләре белән бизәлгән кыңгыраулы ат (хуҗасы – Зур Көек авылыннан Хәйруллин Наил) мәйданга керде. Гармунчы Ганиев Әмир “Сабантуй” көен сыздырып җибәрде, милли киемнәр кигән җырчылар, гармунга кушылып, җыр суздылар. Мәктәп Сабантуеның тантаналы өлешен укытучы, район күләмендәге концертларда да конферансье булган Алсу Лотфуллина матур итеп алып барды. Нәзирә Лотфуллина татар кызлары биюен башкарды. 10 нчы сыйныф укучысы Нәзилә Хәмитова Сабантуй кунакларын, көрәшчеләрне үзенең дәртле-моңлы җырлары белән сәламләде. 1 нче сыйныф укучылары Салават Гайнуллин, Илзинә Сабирова бабай белән кыз биюен башкардылар. Мәйданда егетләр-кызлар Сабантуй бизәге булган татар халык уеннарын, ярышларын күрсәттеләр. 9 нчы сыйныфтан Сираҗиева Фә-нүзә, Фәтхуллина Гөлнар, Насыйрова Әлфинә чиләк-көянтә белән су ташып ярыштылар. 7 нче сыйныф егетләре Зиннәтуллин Зөлфәт, Ганиев Булат, Хәйруллин Ильяс кашыкка йомырка куеп йөгерделәр. 8 нче сыйныфтан Хәйруллин Рәзил, Низамиев Рифат, Зарипов Фирзәр капчык киеп узыштылар. Сабантуйның күңелле мизгелләрен көрәшче егетләр дәвам итте. Менә күренекле якташыбыз Салих Сәйдәшевнең атаклы Кызыл Армия маршына атлап, мәйданга яшь көрәшчеләр керде. Россия, Татарстан, Биектау флагларын күтәрү хокукы көрәшче Шәяхмәтовлар династиясенең дәвамчылары 8 нче һәм 4 нче сыйныфларда укучы Илнур һәм Айнурга бирелде.
Тантанага район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде.
– Сез сәламәт яшәү рәвеше, спортны сайлап бик дөрес эшләгәнсез. Ә татарча көрәш егетләр өчен бигрәк тә файдалы, чөнки ул рухи һәм физик сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, – диде ул көрәш-челәргә мөрәҗәгать итеп. – Биектау районыннан бик күп күренекле кө-рәшчеләр чыккан. Бүгенге көндә һәр мәктәптә алар үрнәгендә көрәшчеләрнең яшь буыны үсә, бу традицияне дәвам итәргә кирәк. Барыгызга да уңышлар телим.
Турнирда катнашучыларны Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин сәламләде:
– Кече Сабантуй үткә-рүнең матур традициягә әйләнүенә без бик шат, киләчәктә дә бу чараны дәвам итәрбез дип уйлыйм. Бүгенге бәйрәм кәефе һәрберебезнең эшендә, укуында, тормышында ярдәм итсен.
Атаклы көрәшче якташыбыз истәлегенә уздырылган бу турнирга аның хатыны Сәлимә ханым, көрәшченең туганнары, кызлары да килгән иде. Сәлимә ханым ирен онытмаулары өчен, баш иеп, рәхмәтен җиткерде, матур теләкләр теләде. Соңыннан, көрәш тәмамлангач, көрәшчеләргә алып килгән зур бүләк-ләрен өләште.
Тренер Нәфис Миңлебаев, көрәшче Айнур Гыйниятуллин яшь көрәшчеләргә көрәш алымнарын күрсәттеләр, имгәнмичә, сәламәтлеккә зыян китермичә бил алышу ысулларын өйрәттеләр.
Милли көрәштә имгәнүләр алырга да мөмкин. Шуңа күрә көрәшчеләрнең сәламәтлеген саклаучы, беренче ярдәм күрсәтүче Айбаш авылы фельдшеры Инсөя Зиннәтуллина мәйданнан бер минутка да китмәде.
Табигать тә сыйлады кояшлы, җылы көне белән. Бәйге саф һавада, Айбаш мәктәбенең спорт мәйданчыгына җәелгән келәмнәрдә барды.
Россия чемпионы Әнвәр Гыйлаҗев истәлегенә татарча көрәш ярышлары Айбаш урта мәктәбендә быел җиденче тапкыр уздырылды, беренчесе аның 50 еллыгына багышланган иде. Көрәшләр ике яшь төркемендә 17 үлчәү категориясендә үткәрелде. Турнирда районыбызның Айбаш, Мүлмә, Ямаширмә, Суыксу, Дөбъяз, Битаман, Мәмдәл, 1 нче Биектау, Әлдермеш, Бәксәр мәктәпләре укучылары катнашты. Күршеләребез Яшел Үзән районының Карауҗа мәктәбеннән һәм Мари Элның Бәрәңге районыннан да көрәшчеләр килгән иде.
Судьялар коллегиясе, көрәш кагыйдәләренең аз гына бозылуына да юл куймыйча, ярыш барышын игътибар белән күзәтте. Җиңү матур һәм гадел булырга тиеш – судьялар эшендә төп принцип шундый булды. Хөкемдарлар арасында күрше Мари Эл Республикасының Бәрәңге районыннан килгән өлкән тренер Асапов Нурислам да бар иде. Ул үзе шәхси эшмәкәр, җитәкчеләр соравы буенча райондагы спорт мәктәбендә балалар һәм яшьләрне татарча көрәш серләренә өйрәтә. Аның көрәшчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, матур көрәш алымнары күрсәттеләр.
Йомгак ясаганнан соң беренче урын турнир хуҗаларына – Айбаш урта мәктәбенең яшь көрәшчеләренә бирелде. Гомуми җиңүгә Инсаф Гарипов, Айнур Шәяхмәтов, Илнур Шәяхмәтов, Рамис Абдуллин, Ильяс Гыймадиев, Радик Сафиуллин, Эльмир Яруллин аеруча зур өлеш керттеләр. Икенче урында – Ямаширмә, өченче урында Мүлмә командалары. Әлеге мәктәпләрдән Альмир Гыйниятуллин, Динар Әкбәров, Алмаз Галәветдинов, Рамил Вәлишин, Дамир Хәкимҗанов һәм Ришат Салихҗанов, Фәнил Хәкимуллин, Айнур Минһаҗев, Ранис Тимербаев югары нәтиҗәләргә иреште.
Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алды. Матур спорт бәйрәмен иганәчеләр ярдәменнән башка уздырып булмас иде. Шөкер, безгә финанс ягыннан даими булышучы юмарт җитәкчеләребез, авылдашларыбыз, мәктәп тәмамлаучыларыбыз бар. Рәхмәт сезгә, олы йөрәкле, киң күңелле якташларыбыз!
Инде алда әйткәнемчә, үз бүләкләрен Россия чемпионы Әнвәр Гыйлаҗевның тормыш иптәше Сәлимә ханым да таратты. Аның гаиләсенә дә рәхмәт.
Кылны кырыкка яра торган кызу эш өстендә кече Сабантуйны уздыруда үзләреннән зур өлеш керткән Айбаш мәктәбе коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә, шулай ук көрәшчеләргә рәхмәт.
Турнир спонсорлары
Төп спонсорлар: “Татмелиорация-Агро” ширкәте җитәкчесе – Әнвәр Залаков, аның урынбасары Альберт Зарипов,
“822” кибетләр челтәре директоры, мәктәпнең элекке укучысы Әнис Усманов,
Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе, шулай ук Айбаш мәктәбенең элекке укучысы Раил Зәйнуллин.
Авылдашлар, эшмәкәр Гарифуллин Илһам, Гобәев Фәрит, Биектау районы милициясенең элеккеге җитәкчесе, якташыбыз Кәримов Рәис.
Көрәшче батырларның әтисе, Биектау районы аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Әсхәт Шәяхмәтов тә буш кул белән килмәгән иде.
Әнвәр Гыйлаҗев исемендәге көрәшләрне беренчеләрдән булып оештырып җибәргән көрәш ветераны, чемпионның авылдашы Мифтахов Айрат бу юлы көрәшче егетләргә бүләккә әтәчләр үстергән.
Әлфинур НИЗАМИЕВА, Айбаш урта мәктәбенең татар теле укытучысы