Әзерлек группасы балалары тәрбиячеләре Татьяна Монахова һәм Гөлнара Ушакова белән юл билгеләрен, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ничек яхшы белүләрен күрсәттеләр. “Һава шарында сәяхәт” дип аталган чара анда катнашучыларга төрле илләрдә булырга, анда балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек өйрәнүләре белән танышырга мөм-кинлек бирде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренең бөтен дөньяда бер төрле булуын белделәр. Кайсы гына илгә “барсалар” да, бөтен җирдә дә светофор сигналлары, юл билгеләре, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бертөрле. Шуңа күрә дә аларга немец полицейскиеның сорауларына җавап бирү, Африка урамнарында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату, Америка юлында билгеләрне дөрес урнаштыру һәм Бразилия самбасын биеп күрсәтү бер дә авыр булмады. Мультимедиа системалы заман технологияләре нигезендә балалар “һава шарына “утырдылар” һәм экранда үзләре сәяхәт итә торган урыннарның күзләрне камаштырырлык матур сурәтләрен күрделәр. Үз белемнәрен генә күрсәтеп калмадылар, яңалыклар белән дә таныштылар.
Африка өстеннән очканда дала рәсемен күрделәр һәм хәтта Африканың безнең планетадагы иң кызу континент икәнен тоемладылар да. Аннары алар шоферның кагыйдәне бозарга маташуы, ә полицейскийның кагыйдәнең үтәлүен күзәткән сәхнәләштерелгән өзекне җыр аша аңлаттылар. Бразилиягә килеп җиткәч, балалар карнавалда күңел ачтылар, самба биеделәр һәм светофор фәннәре мәктәбе укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек өйрәнүләрен белделәр, биремнәрне интерактив формада үтәделәр.
Америкага килгәч, машинада Нью-Йорк, Чикаго, Майами, Вашингтон шәһәрләрендә сәяхәт иттеләр, экрандагы юл хәлләрен аңлаттылар, буш калган урыннарга юл билгеләрен дөрес урнаштырып, ниһаять, өйләренә әйләнеп кайттылар.
Әлеге бәйрәм балаларның белемле һәм оста булуын гына түгел, ә бәлки авыл җирендәге балалар бакчасында занятиеләр һәм бәйрәмнәр шәһәрдәге кебек үк югары педагогик һәм техник дәрәҗәдә уздырылырга мөмкин булуын да күрсәтте. “Рябинушка” балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинова укыту-педагогик эшне укытуның заманча техник чаралары һәм күргәзмә материаллар ярдәмендә алып барырга тырыша. Биредә зур, матур стендлар, күзгә ташланып торган юл билгеләре, белем бирә торган уеннар, велосипедлар һәм хәтта чын светофорлар да бар. Менә шуларның бөтенесе нәтиҗәсендә “Рябинушка” балалар бакчасы 2012-2013 нче елгы эш буенча “Яшел ут” район конкурсында беренче урынны алды. Икенче урында Әлдермешнең “Умырзая” балалар бакчасы, өченче урынны Усадның “Волшебный замок” һәм Каенлыкның “Медвежонок” балалар бакчалары бүлеште. “ЮХИ фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина, җиңүчеләрне котлап, Мактау грамоталары тапшырды, шулай ук балаларга һәм балалар бакчаларына күп бүләкләр таратты.
Флера ӘХМӘТШИНА, Лариса КРУЧИНИНА