Изге Болгар җыены инде күп еллар дәвамында илнең төрле почмакларыннан җыелган мөселманнарны үзара таныштыручы, дуслаштыручы һәм берләштерүче чара булып тора. Быел бу бәйрәмгә җыелган дин кардәшләребез Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүнең 1124 еллыгын билгеләп үтте.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россиядән генә түгел, ә БДБ илләреннән дә килгән мөфти һәм хәзрәтләр катнашты.
Проблемаларны хәл итү өчен бердәм булу кирәк
“Болгар – барыбыз өчен дә изге урын, үзара җыелып сөйләшер, киңәшләшер өчен менә дигән мәйдан. Кабат шушында очрашуыбызга мин чиксез шат. Ислам дине тирәсендәге проблемалар барыбызны да борчый, аларны чишү өчен бердәм булырга, үзара фикер алышып эшләргә кирәк. Алга таба да шушында күрешергә, аралашырга язсын”, - дип сәламләде җыелган кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Минтимер Шәймиев исә үз чыгышын Болгар җиренә җыелган халыкка рәхмәт сүзләре әйтүдән башлады. “Бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Әлеге изге нигезебезне рухи байлыгыбызны арттыру өчен куллансак иде. Тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, күңелләребезне пакьләндерсәк, динебезне тотсак һәм шул рәвешле камилләшергә тырышсак - барысы да яхшы булачак”, - дип мөрәҗәгать итте ул җыенда катнашучыларга. “Тотынсак - булдырабыз, булган халык бит без”, - дип белдерде ул Болгарда төзелгән яңа объектларны күздә тотып.
Болгарда өр-яңа Елга порты ачылды
Узган елгы Изге Болгар җыены “Ак мәчет”нең ачылуы белән истә калган булса, быелгы чараның төп үзенчәлеге – Елга вокзалын ачу тантанасы булгандыр, мөгаен. 25 май көнне бу портта беренче теплоход тукталды.
Рәсми тантаналар күңелле бәйрәм чаралары белән дәвам итте. Кемдер Болгардагы истәлекле урыннар белән танышты, икенче берәүләр вәгазь һәм мөнәҗәтләр, борыңгы иске татар җырларын тыңлап рәхәтләнде. Коръән укучылар арасындагы бәйге исә бик күпләр күңеленә хуш килгәндер, мөгаен. Сәгать көндезге бер җитүгә халык Җәмигъ мәйданына өйлә намазына ашыкты.
Ыгы-зыгы бәйрәмгә килү теләген сүндерә
Тик ни сәбәпледер, быелгы бәйрәмдә узган ел белән чагыштырганда халык шактый аз иде. 2012 елда чарада 50 меңнән артык кеше катнашкан булган. Ә аннан алдагы елда исә Болгар тагын да күбрәк санда кунаклар кабул иткән.
Халык фикеренчә, бу, беренче чиратта, чараның артык ыгы-зыгылы булуы белән бәйле. Күпләр ял итәсе урынга бик каты арып-талып кайтып китәләр икән. Нәтиҗәдә, Изге Болгар җыенына яңадан килү теләге сүнә, ди кайберәүләр.
Бәйрәм мәйданында халык игътибарына сувенир һәм хәләл азык-төлек рәтләре дә тәкъдим ителгән иде. Ләкин кайберәүләр андагы бәяләрнең артык кыйммәт булуыннан зарланды.