Татар дөньясында зур вакыйга – матур, көчле тавышы белән бөтен Россияне таң калдырган татар кызы Динә Гарипованы бөтен Европа да ишетте – җырчы “Евровидение” бәйгесенең ярымфиналында чыгыш ясады һәм финалга үтте.
Халыкара “Евровидение-2013” бәйгесе Швециянең Мальме шәһәрендә уза. Динәбез бу шәһәргә инде бер атна элек үк килеп урнашты. Хәзерге вакытта аның Швециядәге иң төп киңәшчесе һәм терәге – әнисе Әлфия ханым.
Динәнең сүзләренә караганда, аңа Швециядә бик ошый. Шушы вакыт эчендә җырчы Мальме белән танышырга, күрше Даниядә булырга, күптән хыялланган Копенгагендагы су кызы статуясын күрергә өлгергән. “Евровидение”дә катнашчак көрәштәшләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә Динә. Хәер, кыз аларны бер дә көндәш буларак кабул итми. “Көрәштәш” дип атамас идем. Беренче чиратта, алар минем коллегаларым, чөнки барыбыз да бер үк эш белән шөгыльләнәбез”, - дип белдергән Динә “Евровидение” бәйгесенең рәсми ачылышы көнне “РИА-Новости” агентлыгы журналистларына.
Динә Гарипованың Швециядәге "командасы" да күбесенчә шведлардан торуын билгеләп китү урынлы булыр. Җыр авторлары да, режиссер да шушы илдән. Ә җырчының мондагы вокал буенча укытучысы исә – данлыклы София Лилия. Ул Швециядә шулкадәр популяр ки, аны бер генә музыкаль вакыйгага да чакырмый калганнары юк икән.
Якташыбызны шведларның аеруча үз итүе дә юкка түгел. Ул бик тә Швеция принцессасы Викториягә охшаган. Ә ярымфиналда чыгыш ясаган алсу озын күлмәге бу охшашлыкны исә тагын да арттыра.
Яшь җырчының ярымфиналдагы чыгышын бөтен Татарстан дулкынланып көткәндер, мөгаен. Сәгать кичке 23:00 не җиткерә алмыйча без дә арып беттек. Ә инде якташыбыз сәхнәгә чыгып җырлый башлагач исә бөтен куркулар шундук таралды. Аның финалга чыгачагына бер тамчы да шик калмады. Өметләребез акланды - Динә Гарипова 18 май көнне "Евровидение" бәйгесенең финал өлешендә чыгыш ясаячак. Якташыбызга чын күңелдән уңышлар телибез.
Рәмзия ЗАКИРОВА